Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Иҗат яшьне сорамый
2015 елның 6 феврале, җомга
Иҗат яшьне сорамый
“Казан арты” тарих–этнография музее залы янә әдәбият сөючеләрне якташ язучыбыз, шагыйрь, Субаш Аты авылы суларын эчеп үскән Рәис Сафин белән очрашып, аның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби кичә — шигырь бәйрәме үткәрергә җыйды.
Рәис абый иҗат бусагасын 64 яшендә атлап керә. Аңарчы, яшь чагында университетның журналистика бүлеген тәмамласа да, язмыш аны иҗат юлыннан алып китми. Заводта слесарь да, төрле оешмаларда партком секретаре, профсоюз рәисе дә, директор урынбасары да булып эшли. “Бер вакытта да күңелне төшерергә ярамый, теләге булган кеше туксанда да яза ала торгандыр”, — ди үзе бу хакта. Күңелне төшермәскә киңәш бирүе юкка түгел, чөнки үзен иҗат дөньясына күңел тетрәнүе алып кергән. 1990 елда әнисе дөньядан киткәч, тәүге шигыре туа, ә 1998 елда яман шештән хатыны Сания ханым кинәт бакыйлыкка күчкәч, авыр югалту, ялгызлык тарта аны иҗатка. Күңеленә шуннан дәва таба башлый.
Һәм шуннан дөньяга туган шигырьләр, проза әсәрләре китап булып төпләнеп, аларның саны 8гә җиткән (“Памир”, “Йөрәк парчасы”, “Бабайлар чуагы”, “Бер мәхәббәт тарихы” һ.б). ТР Диния нәзарәте ярдәме белән тиздән тагын берсе басылырга әзерләнә.
Әтиләре Габдулла абый яу кырында башын салгач, 5 бала белән тол калган әниләре Хәбибҗамал тәвәккәлләп, 50нче елларда гаиләләре белән Казанга күчеп китә Сафиннар. Әнә шул китүдән 30 еллап туган ягына кайтулар насыйп булмый аңа. Тәүге тапкыр туган туфрагына аяк басуын китапханәче авылдашы Сәрия Нәгыймова оештыра. “Иң беренче кайтуымда китапханәдә семинар, хәтта Киров өлкәсеннән үк килгәннәр иде. Аннан Сәрия ел саен Сабантуйга чакыра башлады. Хәзер ел саен кайтып, Нәгыймовларда кунак булып, Сабантуй мәйданында авылдашларым белән күрешеп, шигырьләремне укып китәм. Авылыма юлны яңартканы өчен Сәриягә рәхмәтем зур”, — ди язучы.
Бүгенге иҗат бәйрәменә аның шатлыгын уртаклашырга туган ягыннан да килгәннәр иде. Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов, укытучылар, Сәрия апа аңа туган җиренең, авылдашларының кайнар сәламен һәм истәлеккә бүләкләрен алып килгән. Субаш Аты башлангыч мәктәбе укытучысы Гөлгенә Вафина җыр да багышлады. Алай гына да түгел, сыйныфташы, балачак күршесе Сәвия Вәлиева белән аралашу һәм 57 елдан соң авылдашы Гаяз Сафин белән күрешү дә насыйп булды бу кичәдә Рәис абыйга.
Туган ягы турында сөйләшү язучы өчен бик тансык. “Туган ягым моңсу, кадерле булып күңелемдә яши. Төшләремә керә. Бөтен әсәрләремдә элек яшәгән һәм бүген яшәүче авылдашларым урын алган, хәтта исемнәрен дә үзгәртмәдем. Алар хәтеремдә ничек калган, шулай тасвирлыйм”, — ди Рәис абый.
Камил зиһене, җитезлеге язучыны әле тагын иҗат киңлекләренә әйди, яңа идеяләр бирә. Нияте иҗаттан аерылмаска аның. Бүгенге көндә язучыга иҗат өчен бар мөмкинлекләр тудырылган. Янында үзен аңлап, рухи ярдәм күрсәтүче хатыны Асия ханым, аерым яшәсәләр дә, “әти” дип өзелеп торучы уллары Расих, Ирек, Наилнең гаиләләре, 10 оныгы бар аның.
Бүген Рәис Сафинга туган ягында яшәүчеләрнең дә иҗат җимешләрен ишетү насыйп булды. Каләм серенең көчен әле аңлап килүче “Тукай якташлары” клубы әгъзалары Илүзә Касыймова, Алинә Кадриева, Ландыш Зиннәтуллиналарның иҗаты белән танышу, ә шигырләрен “Каурый каләм” түгәрәге әгъзаларыннан ишетү, иҗаты белән туган җиренең данын күтәрүдә ярдәм итүе өчен район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе, Казанда аралашып яшәгән дусты, шагыйрә, журналист Әлфия Фазлыева белән Арча җирендә очрашуы шагыйрь күңеленә яңа илһам киңлекләрен ачкандыр.
Хәзер аның күңеле сабантуйны көтә. Туган авылы туфрагына басып, якташлары белән очрашуны һәм күкрәк тутырып туган җир һавасын сулауны.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз