Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Түрдән уз, әдәбият елы
2015 елның 6 феврале, җомга
Түрдән уз, әдәбият елы
Арча үзәк китапханәсенең уку залына “Яхшы китап — якын дус” дип исемләнгән кичәгә “Яшәү яме” клубы, “Каурый–каләм” иҗади түгәрәге әгъзалары, Арча педагогика көллияте студентлары һәм китапханәнең иң актив укучылары җыелды.
Әдәби кичә Әдәбият елы башланып китү уңаеннан уздырылды. Әдәбият сөючеләр һәммәсе китапханәнең якын дуслары. Узган 2014 елда китапханәгә 5918 укучы язылган. Алар төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре. Иң өлкән укучы — Арчадан 94 яшьлек Шәмсенур Сибгатуллина. Ул хәзер китапханәгә үзе йөри алмаса да, килене Резидә аша укыйсы килгән китапларын соратып ала. Шәмсенур апаның китапка булган мәхәббәте бөтен гаиләне матур әдәбиятка хирысландырган. Килене Резидә белән хәтта ярышып укыйлар икән. Бүгенге кичәгә Шәмсенур апа китапханәдә эшләүчеләргә тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар теләп, яхшы бәя һәм рәхмәт сүзләре тулы хат язып җибәргән. Моңарчы рус һәм чит тел әдәбияты классикларына өстенлек биргән әби татар классикларының әсәрләрен бирүләрен үтенгән.
Шәмсенур ападан кала өлкән укучы — биш бала тәрбияләп үстергән һәм гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган, быел 84 яшен тутырачак Гөләфтәр Рәхмәтуллина. Гөләфтәр апа да балалары күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләп үстергән. Ул тамашачыларга яшьлегендә тәүге тапкыр тере язучыларны — Фатих Хөсни, Габдрахман Әпсәләмовларны күргән чакларын сөйләде. “Китап — авыртуларны, дөнья мәшәкатьләрен оныттыра торган шифа”, — ди ул. Әнә шундый мавыктыргыч китап сорап йөдәтеп бетергәч, китапханәчеләр аңа аптырап, “Әллә сиңа дигәнне үзебез язып карыйкмы соң?” — ди икән. Чөнки Гөләфтәр апаның китапханәдә инде укымаган татар китабы, журналы, хәтта газетасы калмаган. Вакытлы матбугатның да һәр санын иң элек укучы ханым “Миңа бөтен яңалыкны җиткереп торган өчен рәхмәт сезгә”, – дип китапханәчеләргә рәхмәтен җиткерде.
2014 елда “Елның иң актив укучысы” исеменә Шәүкәт Хисаметдинов лаек булган.
Китапханәчеләрнең эш дәрәҗәсен “Искиткеч”, — дип бәяләгән Шәүкәт абыйның теләк–тәкъдимнәре дә бар. “Яңа китаплар аз кайта. Аларның санын күбәйтергә дәүләт ярдәм итсен иде”, — диде ул. Аның: “Һәркемнең кесәсенә таман булып бетмәгән түләүле бүлекне бетереп, абонемент бүлегенә күчерсәгез иде”, — дигән тәкъдиме китапханәчеләр тарафыннан берсүзсез кабул ителде. Тиздән бу бүлектәге китаплар гомуми фондка куелачак.
Арчаның 1нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлия Сөнгатова узган ел 50дән артык китап, Гатауллиннар гаиләсе 128 китап һәм журнал укыган. “Китап уку башны савыктыра”, — ди алар.
Китапханәнең иң актив укучыларына, ел буе китапханәдә узган төрле кичәләргә йөргән актив коллективлар – Арчаның 1нче мәктәбе, Арча педагогика көллияте студентларына грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Кичәдә катнашучыларга Расих Галимҗанов баянчы Рәдис Харисов белән бергәләп моңлы җырларын багышлады.
Китап укырга яратучылар гомерләре буе гыйлем, тормыш итүгә сабак алып яши. Күңелләренә байлык, зиһеннәренә акыл тупларга теләүче яшьләрнең саны аз түгел китапханәгә йөрүчеләр арасында. Өстәвенә, һәр ай саен яшьләр дә, өлкәннәр дә, “Яшәү яме” клубына җыелып, әдәбият дөньясы, иҗат турында гәп куертырга ярата. Бүгенге кичәдә шул клубка йөрүче иҗатчылар – Факия Шәрәфетдинова, Роза Шәйхетдинова, Халидә Фәйзрахманова үзләренең шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итте.
Соңыннан китапханәнең уку залында эшләүче кызлар, күп укылучы авторларның китапларына күзәтү ясап, күргәзмәләр белән таныштырды.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз