Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кибете бар, әмма алар эшләми
2015 елның 6 феврале, җомга
Кибете бар, әмма алар эшләми
Безнең районда кулланучылар кооперациясе сакланып калган булса, бәлки кайбер авылларда кибетләр дә ябылмаган булыр иде. Район икътисад бүлеге мәгълүматларына караганда, бездә 128 авыл бар, шуның 38ендә кибет юк. Кибетнең ябылуы ул авылның бетүенә бара, дигән сүз.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре катнашында узган киңәшмәдә:
— Кулланучылар кооперациясе, беренче чиратта, авылларда гомер итүче аз керемле халык белән эшли. Шуңа күрә алар табыш китерми торган кибет һәм предприятиеләрне япмыйлар. Бу исә авылның саклануы, гөрләп яшә-венә дә зур өлеш кертә. Хәзерге вакытта 16 районда кулланучылар кооперациясенең үзәкләштерелгән системасы юк, ә тиешле активлар шәхси кулларга күчте. Әлеге өлкәдә тиз арада тәртип урнаштырырга кирәк. Кулланучылар кооперативлары һәрбер районда торгызылырга тиеш.
Кибетсез авылларда халык товарны кайдан ала? Район икътисад бүлеге җитәкчесе Зөл-фәт Шәрәфетдинов белән элемтәгә керәбез.
— Районга ике автолавка кайтты, — дип сөйләде ул. — Аның берсе “Тайд–Фойл” ширкәтенә бирелде, икенчесе “Арча сәүдә идарәсе” җаваплылыгы чикләнгән ширкәткә тапшырылды. Алар кибетсез авылларны график нигезендә азык–төлек, алкоголь продукциясе белән тәэмин итә.
Автолавкаларның ничек хезмәт күрсәтүен үз күзләрем белән күреп, карап кайту максаты белән Венета ягына бардым. Анда тагын Ермоловка, Красная Горка, Михайловка авыллары бар. Күз ачкысыз буранлы көн иде ул. Венета авылында автолавка күренмәде. Моңаеп Венета кибете басып тора. Ишек өстендәге язуы да шул килеш: ООО “Арское управление торговли” филиал Чулпан. Урамда очраган пенсионерлар Надежда Гуськова белән Надежда Иванова:
— Автолавка килде, — диделәр. — Михайловка авылына китте. — Кибет күптән ябылды. Хәзер ияләндек инде. Дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә “Тайд–Фойл” автолавкасы килә. Азык–төлектән бар да бар. Сыйфаты да әйбәт. Җомга көнне товар белән тагын бер машина килә.
Михайловка авылына юл тоттык. Буранда ялт иткән киң юлны күреп, исләр китте.
Чыннан да, Михайловка авылында иде автолавка. Буран автолавканы кубарып атардай котыра. Азык–төлек сатып алган Татьяна Карпова белән Марина Слюневаның хәлләрен сорашам.
— Авылда кибет бар иде безнең, — диләр. — Ябылды. Менә хәзер автолавкага йөрибез. Кирәк әйберне алып киләләр, рәхмәт, бәяләр кыйммәт түгел, без риза.
— Халыкка кирәкле барлык азык–төлекне алып киләбез, — дип сөйли кибетче Алсу Мөхәммәтгалиева. — Ашамлыклар капларга үлчәп салып куелган, бәяләре язылган. Бәяләр Арчада “Тайд–Фойл” кибетләрендәге кебек. Без 12 авылга йөрибез.
Шофер Илнур Муллаәхмәтовка: “Буран котырганнан котыра, бу авылда калуыгыз ихтимал, тизрәк китү ягын карагыз”, — дим.
— Азрак торабыз әле, аннан Ермоловкага барабыз, — диде шофер.
...Автолавка никадәр әйбәт булса да, аны кибет белән чагыштырып булмый.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз