Урта Курса мәктәбендә очрашу

2015 елның 6 феврале, җомга
Урта Курса мәктәбендә очрашу
Урта Курса мәктәбе музее күпләрне сокландырырлык. 1964 елда мәктәп директоры Гыйният Бакиров нигез салган аңа. Аннан Фәния Гайнуллина, Вәгъдәнур Гарифуллин кабул итеп алып, күп кенә экспонатлар белән баетканнар. Бүгенге көндә бу музейда 2000нән артык экспонат исәпләнә.
— Биредә 20нче гасырның башыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакыйгалар чагылыш таба. Безнең авыл җирлегенә кергән авыллар халкы тырышлыгы белән тупланган бу материаллар әледән–әле тулыланып тора, — ди хәзерге вакытта музейны җитәкләүче тарих укытучысы Наил Шәфигуллин.
Аерым бер почмак Бөек Ватан сугышы елларына багышлана. Анда шушы төбәктән чыккан батырларның фотосүрәтләре, фронттан килгән хатлар. Ул хатлар аерым бер альбомга да тупланган. “Исәнмесез, сөекле иптәшем Хәят һәм улларым Вагыйз, Сәүбән. Сәлам шулай ук барлык туганнарга, күршеләргә, әти-әниләргә, мине сораганнарга. Минем хәлләр әлегә ярыйсы. Ләкин шунысы бик читен, бияләем югалды. Монда бирмиләр. Бик суык, ничек түзәсе булыр инде. Минем өчен борчылмагыз, үзегез өчен борчылам, ничек ашарга юнәтерсез. Хәят, зинһар балаларны рәнҗетмә инде. Әниләргә дә авыр сүз әйтмә, картаймыш көннәрендә аларга бик авырга туры килде. Минем бер үкенечем бар — киткәндә кечкенә улым Сәүбәнне кулыма алып сөя алмадым. Ходай исән-сау кайтып, улларымны, сине, туганнарымны күрергә насыйп итсен иде”, — дип яза үзенең бер хатында Газиз Ибраһимов. Тик аңа туган йортына әйләнеп кайту насыйп булмый.
Моннан тыш биредә сугыш кораллары — чын фин, рус кылычы, снаряд гильзасы, граната калдыгы, пулялар тишкән каскалар, авылдашларының орден-медальләре һәм башка экспонатлар урын алган.
Ә беркөнне музейга сугыш чоры балалары, тыл ветераннары килде. Алар мәктәптә үткән “Сугыш урлаган балачак” дигән очрашу кичәсендә катнашты.
— Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде. Әтине сугышка алып киттеләр. Мин укуымны дәвам итә алмадым, эшкә чыгарга мәҗбүр булдым. Кычыткан ашы белән тукландык. Хәер, шул җиткерде дә бугай инде безне бу яшькә, — диде Мәдинә апа Зәйнетдинова.
— Аяктагы чабатаны, кычыткан ашын мин дә бик яхшы хәтерлим. Өч абыем фронтка китте. Берсе хәбәрсез югалды, икенчесен 2 елдан төрмәгә яптылар һәм 1954 елны гына акладылар, өченчесе сукыраеп кайтты. 20-22-24 яшьлек баһадирдай егетләр иде бит, — дип җөпләде аны Хәкимә Шәгъниева.
— Безгә тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнарны ихтирам белән искә алырга бурычлыбыз. Алардан барын да сорашып калыгыз, истәлекләрен язып алыгыз, — диде Ләбибә Галимҗанова. — Минем әтием беренче көненнән соңгы көненә кадәр сугышта булды. Ул — минем горурлыгым.
— Минем әти 1941 елның ноябрендә сугышка алына. Командир була, биш тапкыр яралана. Сукыраеп өйгә кайта. Кызыл Йолдыз ордены монда кайткач килә. Күзләре күрмәсә дә, печәнен дә чапты, балта саплары, рамнар ясады, утын ярды. Хәтере бик яхшы иде. Тальянда бик матур уйнады, — диде әтисе турында Рафаэль Фәхретдинов һәм мәктәп музеена әтисенең партбилетын, ордены кенәгәсен тапшырды.
Кичә шулай искиткеч җылы, истәлекләр белән бай булды, укучылар чыгышы белән үрелеп барды.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International