Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алар хезмәте бик җаваплы
2015 елның 6 феврале, җомга
Алар хезмәте бик җаваплы
Редакциягә без бу юлы Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил ИСМӘГЫЙЛЕВНЕ, “Водоканал–Сервис”, “Жилкомбытсервис”, Яңа Кенәрдәге “Коммуналь хезмәтләр” һәм “Яңа Кенәр күп тармаклы производство предприятиесе торак–коммуналь хуҗалыгы” ширкәтләре җитәкчеләре Тәлгать МИНДУБАЕВНЫ, Альберт ХӘКИМОВНЫ, Илдар ХӘБИБУЛЛИННЫ, Рәис ЛАТЫЙПОВНЫ чакырдык.
Газета укучыларыбыздан алынган сорауларның күбесе су темасына кагылышлы булганга, әңгәмәне Тәлгать Миндубаев белән башлап җибәрдек.
— Тәлгать Җәүдәтович, Курса–Почмак авылында ярты авылга су кергән. Калган өлешенә дә кертеп булмасмы, дип сорыйлар. Штерә авылында 10 хуҗалыкка су керми калган.
— Безнең республикада 2011 елдан бирле “Чиста су” программасы эшли. Әлеге программа нигезендә безнең районда да күп эш башкарылды. Шуларның берничәсен генә әйтеп үтәм: Күпербаш авылының калган яртысына су кертелде. Зур Бирәзә авылында яңа башня куелды һәм авылның ике ягы су торбалары белән тоташтырылды. Яңа Кенәр авылына су башнясы куелды, скважина казылды һәм су челтәрләре салынды, Шекә авылында су башнясы куелды һәм су кертелде. Арчаның көньяк өлешендә су челтәрләре салынды һәм яңа скважина казылды. Быел скважина казу һәм башня кую күздә тотыла. Шулай ук Югары Курса авылында башня куелды һәм су челтәрләре салынды.
Сорауларга килсәк, әлеге программага керү өчен проект һәм смета булуы шарт. Башта җирлек башлыклары белән берлектә проект эшләтәсе һәм газлаштыру фонды оешмасына мөрәҗәгать итәсе була. Безнең районда бу программаларны туплау белән район башкарма комитетының торак–коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә бүлеге мөдире Рәхимов Илфат Әгъзәм улы шөгыльләнә.
— Арча станциясендә су җәен дә, кышын да югалып тора. Кич сәгать 10нан соң бетә, иртән дә юк. Бездән соң төзелә торган яшьләр бистәсе нишләр икән, дип язалар.
— Арча шәһәренең көньягында урнашкан Чәчәкле, М.Лотфуллин, М.Гафури урамнарында, чыннан да, су җитмәү бар, җәйге айларда аеруча сизелә. Бу проблеманы беләбез һәм аның буенча эш алып барабыз. Су җитмәүнең сәбәбе шунда — яңа урамнар төзелгәннән соң су башнясы астарак калып бара. Шуңа басымны тиешенчә көйләп торып булмый. Яңа төзеләсе урамнарны исәпкә алып, бу якларга проект эшләтелде һәм инде быел өске якка скважина казылып, башня куелачак. Бу эшләр төгәлләнгәч, су проблемасы булмас, дип ышанабыз.
— Су башнялары өчен кем җаваплы? Ни өчен алар кыш көне бозга катып утыра? Нишләп алар кыш көне янгын машинасы су ала торган итеп эшләнми, дип сорый Ашабаштан Г.Әхмәтова. Ул боз каткан башняны фотога да төшереп җибәргән.
— Авылларда урнашкан су челтәрләре ике зонага бүленде. Арча зонасына 47, ә Кенәр зонасына 20 авыл керә. Арча зонасында бу эшләрне “Водоканал–Сервис” ширкәте, ә Кенәр зонасында Яңа Кенәр торак–коммуналь хуҗалыгы башкара.
Су башняларындагы суны күзәтеп тору өчен безнең һәр авылда кешеләребез бар. Ашабаш башнясын аерым контрольгә алырбыз.
Башнялардан янгын машинасына җәй көне су алырга була әле, кыш көне бу мөмкин түгел. Су челтәрендә янгын гидрантлары булдыру турында уйларга кирәк.
— Шәһәрнең Зур урамы район үзәгендәге Мәдә-ният йортыннан башлана. Чиркәү артындагы өлештә (7 йорт) суүткәргеч тә, канализация дә юк. Шәһәр уртасында яшибез, югыйсә. Кайчан без сулы да, канализацияле дә булырбыз, дип сорый әлеге йортларда яшәүчеләр.
— Шәхси хуҗалыкларга су һәм канализация торбалары салу өчен “Водоканал–Сервис” ширкәте белән килешү төзергә кирәк.
— Шәһәрдә яшәүчеләр су белән тулысынча тәэмин ителгән, — дип сүзгә кушылды Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев. — Бүгенге көнгә тәүлеккә 2700 кубометр су тотыла, 4 чыганак эшли. Ә җәйге айларда 12 чыганактан килгән 8 мең кубометр су да җитми. Шәһәрнең көньягы үсештә, киләчәктә өстәмә чыганаклардан су китерү юллары да эзләнелә.
Соңгы көннәрдәге көчле бураннардан соң “Жилкомбытсервис” ширкәте адресына сораулар явар дип уйлаган идек. Әмма халык алар эшеннән канәгать булса кирәк.
— Бу мәсьәләдә без начар эшлибез дип санамыйм, — диде Альбер Данисович. — Бөтен техника урамда, юлларда.
— Беренче чиратта кайсы урамнарны чистартасыз?
— Беренче чиратта үзәк урамнар, балалар бакчалары, мәктәпләр, шифаханә урнашкан урамнар чистартыла. Шул ук вакытта калган техника башка урамнарны чистарту белән мәшгуль. Без Арча шәһәре муниципаль берәмлегенә кергән биш авыл урамнарын да чистартабыз.
— Арча станциясендәге Азин, Сәйдәш, Җиңү урамнарында яшәүчеләр декабрь аенда чүп контейнерын алып киттеләр дә, кире куймадылар, дип зарлана.
— Без ул контейнерларны халык соравы буенча Кояшлы урамы чатына куйдык.
— Ашабаш, Венета, Штерә авылларыннан да чүп алып китүне оештырып булмыймы, дип сорыйлар.
— Була, билгеле. Без шактый авыллар белән килешү төзеп эшлибез. Әлеге авылларда яшәүчеләр барысы да “Жилкомбытсервис” ширкәте белән килешү төзесеннәр дигән теләктә калабыз.
— Күп фатирлы йортлар территорияләрен кардан чистартуга торак милекчеләре һәм “Идарәче компания” ширкәте җаваплы, — диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев.
— Рафил Рәисович, Хөсәен дигән кеше (фамилиясен күрсәтмәгән) шә-һәрнең көнбатыш өлешендәге парк язмышы өчен борчыла. Коймалары юкка чыккан, эчкә кереп йортлар салалар...
— Шәһәрдәге барлык паркларны барлап чыктык. Аларның һәркайсына җаваплы оешмалар, мәктәпләр беркетелде. Әлеге паркка көнбатыш территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе (ТҖҮ) җаваплы. Шулай ук әлеге паркка МЧС, социаль яклау идарәсе беркетелде. Быел парклар барысы да төзекләндереләчәк. Моннан соң көнбатыштагы парк территориясеннән бер генә йорт урыны да бирелмәячәк.
Район газетасында әле күптән түгел генә Ашытбаш авылындагы су башнясының бозга катып утыруы турында язган идек.
— Без анда барып автомат көйләгеч куйдык, — диде Яңа Кенәрдәге “Коммуналь хезмәтләр” ширкәте җитәкчесе Илдар Хәбибуллин. — Үзебезнең зонадагы башняларны карап, төзәтеп торабыз. Безнең ширкәт Яңа Кенәрдә урамнарны чистарта, Сөрде, Шурабашка да барабыз.
Узган ел Яңа Кенәрдәге торак–коммуналь хуҗалыгы икегә бүленгән.
— Безнең оешма көнкүреш калдыкларын чыгару белән шөгыльләнә, — ди Яңа Кенәр торак–коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рәис Латыйпов.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз