Беренчесе — Сикертәнгә

2015 елның 6 феврале, җомга
Беренчесе — Сикертәнгә
Мал тулы абзарга керүе күңелле. Сикертәндәге терлекчелек комплексында бигрәк тә. Бер мең баштан артык сыер гына бар биредә.
— Моннан көн саен 20 тоннадан артык сөт сатабыз, — ди ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов һәм моңа ирешү серләрен сөйли.
Ә алар бик гади — сыерның сөте телендә, дигән борынгылар. Күп сөт бирә торганнарына ашау мулдан, фураж бөтен өстәмәләре белән 10 килограммга җыела. Витаминнар белән баетылган фураж ул. Аның составында сыттырылган арпа, кукуруз, борчак оны, көнбагыш түбе һ.б. бар.
Бу көнне “Ак барс” агрокомплексы”на семинар–киңәшмәгә килгән хуҗалык җитәкчеләре дә монда күргән һәм ишеткәннәрдән аптырабрак калган кебек иде. Чыннан да, болай да эшләп була икән!
— Менә дигән итеп сакланган туклыклы азык, — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов, тәмле икмәк исе бөркелеп торган сыттырылган арпага күрсәтеп. — Урып–җыюга да ун көн алдан керешергә була.
— Бөртек балавызсыман хәлдә булырга тиеш, — ди Шәйдулла Сәлахов. — Чит ил комбайннары андый хәлдәге ашлыкны да суга ала.
— Сыттырылган бөртекнең өстенлеге элпәне ваттыруда, — диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәкыйп Йосыпов. — Андый азыкны терлек организмы тиз үзләштерә.
Рәкыйп Йосыпов үзенең чыгышында терлек авыруларын булдырмау буенча киңәшләр бирде, продукция җитештерүне арттыру юлларын күрсәтте. Сыерларда алынган кан анализлары каротин, аксымның кимү ягына китүен күрсәтә. Каротинны бернинди чыгымнар тотмыйча — ылыс ашатып арттырып була. Аксым борчакта күп. Башка элементларны арттыру өчен аерым өстәмәләр бирмичә булмый. Сыерларның кысыр калуларына да азыкның балансланмавы, саф һавада йөрмәүләре сәбәп.
— Менә бу комплекстагы сыерлар көн саен саф һавада йөри, — диде Айдар Габбасов. — Нәкъ менә йөри, кардада басып кына торырга түгел, ә хәрәкәттә булырга тиеш сыерлар.
Айдар Габбасов хуҗалыкларның гыйнвар ае эшенә анализ ясады. Быел ай саен рейтинг чыгарылып барылачак. Анда продукция җитештерүнең үсеше, бер сыердан савылган сөт, баш саны, бозау алу һ.б. күрсәткечләр исәпкә алына.
Гыйнвар аенда 51 балл җыйнап, “Ак барс” агрокомплексы” беренче урынны яулады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховка күчмә кубок тапшырды. Сикертән терлекчелек комплексы коллективы да (мөдире Фаяз Госманов) күчмә кубокка лаек булды.
“Арча” ширкәте җитәкчесе Рифкать Камалетдинов, Божа фермасы мөдире Радик Гәрәев кечкенә кубоклар алды. Чөнки алар җитәкләгән коллективларның эш күрсәткечләре дә иң кечкенәсе. Дөрес, күптән түгел эшли башлаганга, әлегә бераз ташлама салырга да була.
— Әмма моннан соң сорау икенче төрлерәк булачак, — диде Илшат Габделфәртович. — Һәр агрофирмада ай саен анализ ясап барырга, фермада ныклы тәртип булдырырга. Сөт бәяләре турында да сөйләшербез. Проблемалар булса, бергәләп хәл итәрбез.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International