Юлларда җәяүлеләрне машина бәргән очракларның артуы борчылу тудыра

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Юлларда җәяүлеләрне машина бәргән очракларның артуы борчылу тудыра. Аларның 90 проценты җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урынында юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакламаган машина йөртүчеләр гаебе белән килеп туа. Зур шәһәрләрдә генә түгел, үзебезнең Арчада да махсус урыннарда җәяүлеләргә юл бирергә теләмәгән шоферлар аз түгел. Хәтта светофор булган җирдә дә. Шул ук вакытта җәяүлеләр арасында да светофорны санга сукмаган, төрле урында юл аркылы чыкканнар күп. Торак пункттан читтә караңгы вакытта юл кырыеннан баручылар да борчылу тудыра. Алай дисәң, шәһәр эчендә дә сак булу зыян итми. Кайбер урыннарда тротуарларны кар күмеп киткән, юллар тар һәм кеше шул юл кырыеннан барырга мәҗбүр. Бу урыннарда транспорт белән идарә итүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә бары тик игътибарлылык һәм саклык сорала.
2015 елның 1 июленнән Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр керә. Шуның нигезендә торак пункттан читтә караңгы вакытта юл аркылы чыкканда һәм машина юлы кырыеннан барганда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 14 ноябрендә кабул ителгән 1197нче карары нигезендә җәяүлеләрдә ут чагылдыргыч әйбер булуы мәҗбүри. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.29нчы маддәсе нигезендә бу таләпне үтәмәүчеләргә 500 сум күләмендә штраф салыначак.
Ә 10 февральдән 20 февральгә кадәр профилактика максатында “Җәяүлеләр өчен махсус юл аркылы чыгу урыны” дигән ункөнлек үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International