Район беренчелегенә гер күтәрү ярышлары булды

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
“Арча” спорт комплексында район беренчелегенә гер күтәрү ярышлары булды. Аны район яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге оештырды. Үз авырлык үлчәүләрендә “Арча” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Нияз Хәкимов, Рөстәм Галимҗанов җиңү яулады. Зурлар арасында Мөдәрис Мөхәммәдиев үзен иң көчле герче итеп танытты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International