Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
7 февральдә Арча район Советының утырышлар залында муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Анда шулай ук Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, дәүләт янгын күзәтчелеге, финанс–бюджет палатасы, район Советының хокук һәм законнарны системалаштыру секторы җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә алкоголь базарына караган, районда алкоголь һәм спирты булган продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау чаралары турындагы мәсьәләләр кабат күтәрелде. Авыл җирлекләре башлыкларына яңадан бу юнәлештә эшне активлаштыру кирәклеге исләренә төшерелде.
Җирле бюджетка салымнар буенча бурычларны бетерү мәсьәләсен район җитәкчелеге аерым контрольдә тота. Бүгенге көндә салым бурычлары шактый. Киңәшмәдә бу мәсьәлә буенча җентекле анализ ясалды.
Янгыннар ешаеп китү дә борчылу тудыра. Янгынны сүндерүгә караганда кисәтүе җиңелрәк. Тузган иясез йортлар да хәтәрлек тудыра. Аларны юк итү буенча да эшне активлаштырырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International