Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Әфганчыларга —ташламалар
2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Әфганчыларга —ташламалар
Без бу сорауга җавап алу максатыннан җаваплы оешмалар җитәкчеләре, белгечләре белән сөйләштек.
Районның “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов:
— Районда Әфганстан сугышында 143 егет катнашты. Шуның 34е арабызда юк инде. Әфганчыларны торак, сәламәтлеге какшап инвалидлыкка чыгу, сәламәтлеге буенча тиешле шифаханәләрдә дәвалану, ташламалы протезлар алу мәсьәләләре кызыксындыра.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды ида-рәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина:
— 108 әфганчының 29ы пенсионер. Шуларның 3се яшь буенча пенсиягә чыгучылар, 26сы инвалид. Ветераннарга социаль хезмәтләр җыелмасы (бушлай дарулар, юл һәм шифаханә) каралган. Аларга хөкүмәт тарафыннан барысы 2337 сум 13 тиен ай саен бирелә торган түләүләр билгеләнгән. Әгәр дә әфганчы социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалана икән (алар 6 гына), ул вакытта аңа билгеләнгән акча (881 сум 63 тиен) чигерелеп, ай саен 1455 сум 50 тиен бирелә.
Район социаль яклау бүлеге каршындагы социаль түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева:
— Хәрби хезмәт үткәндә имгәнеп, яраланып, контузия алып, инвалидлыкка чыкканнарга 2012 елның 1 гыйнварыннан компенсация бирелә башлады. Бу шулай ук Әфганстан сугышында катнашучыларга да кагыла. Районда бу компенса-цияне 3 әфганчы ала. Вафат булган инвалидның хатыны яки тумыштан инвалид баласы (18 яшькә кадәр) компенсацияне (50 процент) алырга хокуклы. Хатыны 50 яшь тулса гына яки инвалид булса гына әлеге компенсацияне (50 процент) ала ала. Әгәр дә солдат армиядә үлә икән, ул вакытта компенсациянең 50 проценты әнисенә рәсмиләштерелә. Бүген өч солдат әнисе (икәү) һәм әтисе компенсация ала. Iнче төркем-дәге инвалидлар 16361 сум 47 тиен компенсация ала. IIнче төркемдәгеләр — 8180 сум 73 тиен, III төркем инвалидлар 3272 сум 29 тиен ала.
Район социаль яклау бүлеге белгече Рузия Талипова:
— Социаль хезмәтләр җыелмасыннан (бушлай дару, юл, шифаханә) файдаланучы әфганчылар 2015 елда “Санта”, “Крутушка”, “Волга”, “Дельфин”, “Ливадия”, “Лучезарный” (Норлат), “Вита” (Бөгелмә), “Жемчужина”, “Радуга” (Яр Чаллы) шифаханә–курорт учреждениеләрендә ял итә ала. Бүген 4 кеше чиратта тора. Юллама ике елга бер тапкыр бирелә. Әфганчылар нигездә социаль хезмәтләр җыелмасының акчасын алу ягында. Дәүләт контрактына кермәгән шифаханәләргә, мәсәлән, “Бәкер”, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар үз акчаларына баралар.
Шулай ук сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар протез–ортопедия әйберләре (теш протезлары керми) белән тәэмин ителәләр. 2012 елның июненнән бер кеше протез–ортопедия әйберен даими рәвештә алып килә. Протез–ортопедия әйберләрен алу буенча проблема юк.
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдире Лилия Фәйзрахманова:
— Бездә әфганчылар үз участок табибларында исәптә тора. Аларга ел саен медицина тикшерүе үтү каралган. Әфганстанда хәрби хезмәт үтүчеләр Казанда МЧС тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытып кайта алалар. Узган ел 10 кеше тернәкләндерү үзәгендә булды. Шулай ук Казанда хәрби ветераннар өчен госпиталь бар. Бу учреждениеләргә бару өчен участок табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ел дәверендә һәркемнең соравы канәгатьләндереләчәк.
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Сания Гатауллина:
— Әфганстан сугышы хәрәкәтләрендә катнашучыларга торак шартларын яхшырту максатыннан субсидия бирелә. Бу турыда 1995 елда чыккан Россия Федерациясенең “Ветераннар турында”гы Законында язылган. Әмма бүген бер тапкыр бирелә торган субсидияне 2005 елның 1 гыйнварына кадәр фатирга исәпкә басучылар гына алырга хокуклы. 2005 елның 1 гыйнварына кадәр сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 23 ир–егет исәптә тора, шуның 6сы Әфганстанда хезмәт итүчеләр. 2005 елның 1 гыйнварыннан фатирга исәпкә басучылар 121 кеше, шуның 34е Әфганстанда хезмәт иткән ир–егетләр. Районда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 5 ир–егет фатирга субсидия алды, шуларның 4се Әфганстанда хезмәт итү-челәр. Фатирга субсидия алу өчен төп шарт булып торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык тора. Ул закон белән билгеләнә. Бүген фатирга субсидия 588978 сум тәшкил итә. Торак шартларын яхшырту өчен һәркем яшәү урыны буенча исәпкә баса ала.
“ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” Арча төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Ленар Закиров:
— Социаль ипотекага фатирны Әфганстанда хәрби хезмәт үтүчеләр дә ала ала. Фатир сертификатына ия булганнар гына бу программада катнашырга хокуклылар. Районда бер әфганчы социаль ипотекага фатир алды.
Өлкән дәүләт салым инспекторы Лилия Рамазанова:
— Әфганстан сугыш хәрә-кәтләрендә катнашучылар милек (йорт, каралты–кура һ.б.) салымыннан тулысынча азат ителәләр.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз