Авылның үз кешеләре актив булырга тиеш

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Авылның үз кешеләре актив булырга тиеш
Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Ядкәр Мөхәммәдиев хисап җыелышы алдыннан Раил хәзрәткә сүз бирде.
— Без һәр чараны дога укып башлыйбыз, — диде ул.
Раил хәзрәт бер кыйсса сөйләп алды.
... Бер остаз биш ел укытканнан соң укучыларыннан имтихан алган. Ул бер бит ак кәгазь алып, шуңа кара нокта төртеп куйган да:
— Сез бу биттә нәрсә күрәсез? — дип сораган.
— Кара нокта! — дигәннәр барысы да.
— Минем биш ел укытуым бушка киткән, — дигән остаз. — Кара нокта ак битнең бик аз өлешен генә алып тора бит, ә калган өлеше актан тора.
Аңлагансыздыр, хәзрәт тормышыбыздагы ак якларны күрә белергә өнди.
Чыннан да, шатланырлык уңышларыбыз аз түгел бит. Шушы ук Урта Аты авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләр үз бәхетләрен үзләре төзи. Эшмәкәрләр бик актив, тау башында кыяр үстерәләр, тик торган кибет бинасын алып сөт җыялар, абзар тутырып терлек асрыйлар. Быел Түбән Атыда хоккей мәйданчыгы ясауга зур өлеш керткәннәр.
Шушы җирлектә эшчәнлек алып барган “Игенче” ширкәте игеннәрнең гектарыннан 51 центнер уңыш алган.
— Без эшләгән кешегә һәрьяклап булышырга тырышачакбыз, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев.
7 февральдә Апаз авыл җирлегендә үткән хисап җыелышыннан куанып кайттым. Халык шулкадәр бердәм килгән, залда алма төшәрлек тә урын юк. Президиум да сәхнәдә түгел, ә халыкка бик якын иде.
Авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйковның хисап сүзе, никадәр озак сөйләсә дә, ялыктыргысыз була, буш сүз сөйләми ул. Узган ел шәхси хуҗалыклар 32 млн. 928 мең сумлык сөт саткан. Бер сыерга 71 мең сум туры килә. Фәрит Фәйзрахманов берүзе 258 центнер сөт саткан.
Зиратларны, чишмәләрне тәртиптә тоталар.
Бүген дә шушы авылда яшәүче район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев башка җирлекләрдә үткән җыелышларда да үрнәк итеп сөйли Апаз авыл җирлеген.
— 9 майда без гаиләбез белән зиратка барып туганнарның, безнең нәселгә кагылышы булган башка кешеләрнең каберләрен чистартабыз, тирә–юнен тәртипкә китерәбез, — ди ул. — Бездә бөтен кеше шулай эшли.
“Ватан” агрофирмасы җитәкчесе Мансур Әхмәтовның чыгышы — үзе бер дәрес. Һәр мисалны сан белән беркетер, ул санның каян барлыкка килүен җентекләп аңлатыр. Бик оста психолог та, тәрбияче дә ул. Җиде кат уйлап, бер кат кисә торган җитәкче.
Берзаман саламны турату шаукымы булып алды, терлеккә салам ашаткан, эскерт салган кешене искелек тарафдары дип сөйли башладылар. Казаннан килгән бер журналист басудагы эскертләрне күреп бик гаҗәпләнгән иде.
— Торсыннар, алар ашарга сорамый, — дигән иде Мансур Готыф улы.
Бәрәңгене дә бетермәде хуҗалык. Бүген килограммын 25 сумнан саталар. Мәктәп укучылары, былтыр бәрәңге алып, башка эшләрдә катнашып, 1 миллион сум акча эшләгән. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына бәрәңгене бушка бирәләр.
Эшләгән кешенең кадере бар. Комбайнчылар, механизаторлар премиягә генә дистәләгән тонна ашлык ала. Әйбәт эшләгән комбайнчыга барлык түләүләрне исәпләсәң, 170 мең сум чамасы чыга.
— Моннан соң премия ашлыгын терлекчеләргә дә бирәбез, — ди җитәкче. — Алар кемнән ким?
Шушы вакыйгаларны өлкән сыйныфлар укучылары да карап, тыңлап утырды. Соңыннан район башкарма комитеты җитәк-чесе Илшат Нуриев, агрофирма җитәкчесе Мансур Әхмәтов, авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков укучылар белән чәй өстәле артында сөйләштеләр, сорауларга җавап бирделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев Ашытбашта хисап җыелышында: “Кәчедә балалар күп булып, бакчада урын булмаганга сөенгән идем, сездә бакчада урын булып балалар аз булганга көенергә туры килә”, — диде.
Чыннан да, күпме җирлекләрдә җыелышларда катнашырга туры килеп, шулар арасында бары тик Кәче авыл җирлегендә генә туу үлемнән артык. Узган ел 19 бала туган, 12 кеше үлгән. Бүгенге көндә бакчага 36 бала йөри, тагын 23 баланы алуны сорап язган гариза бар.
“Татарстан” ширкәтенең хәлен район җитәкчесе уртача дип бәяләде. Һәр эшне вакытында башкарып чыгарга тырышалар, хезмәт хакларын түләп баралар, халыкка терлек асрау өчен җитәрлек азык бирелә.
Кәче авылының күперсез яши башлавына быел 55 ел тула икән. Язгы ташуда авыл икегә бүленә, 60 хуҗалык бөтенләй аерылып кала.
— Мин бу мәсьәләне Президент белән очрашуда күтәрермен, — диде Илшат Нуриев. — Балалар бакчасын зурайту турында да уйларбыз.
“Вамин–Мәрҗани” ширкәтенең “Ашытбаш” бүлекчәсендә терлекләрнең баш саны арткан. Район җитәкчесе ширкәтнең узган ел салымнар түләү буенча активлыгын билгеләп үтте. Хезмәт хаклары буенча да исәп–хисап ясап баралар. Пай җирләре өчен дә тиешлесен биргәннәр. Әмма иген уңышы түбән, сорау бирүче өлкәннәр дә басуларны чүп басуга борчылды, хуҗалыкның гөрләп яшәгән елларын сагынып искә алдылар.
Генераль директор Марат Минәчетдиновның чы-гышында җитешсезлекләрнең сәбәпләре әйтелде: сукага кире әйләнеп кайтмыйча чүптән котылып булмас. Элеккеге колхозлар белән ширкәт статусы бер түгел, мөстәкыйльлек чикләнгән. Бәрәңге дә утырта алмыйлар — орлык алырга акча юк. Кешеләр белән кыен, сыер савучыларны Сәрдәбаштан алып киләләр, сөт бәясе түбән.
— Авылга Арчадан торып кына ярдәм итеп булмый, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев. — Авыл кешеләре үзләре актив булырга тиеш, эшлим дигән кешегә күп программалар бар. Мәктәбегез бик ошады, өр–яңа кебек. Спортка игътибар бирүегез өчен дә рәхмәт. Без булдыра алганча ярдәм итәрбез.
“Вамин–Мәрҗани” шир-кәтенең юл аша гына урнашкан “Ашыт” бүлекчәсендә бөтенләй икенче күренеш. Моны район җи-тәкчесе дә билгеләп үтте: “Сездәге хуҗалык корылмаларының, терлекчелек фермаларының төзеклеге, андагы тәртип башкаларныкыннан нык аерылып тора, — диде ул. — Булганның кадерен белеп, саклап яшәргә омтылуыгыз күзгә ташлана”.
Җирлек башлыгы Фәһим Фәйзуллин узган ел авыл юлларына асфальт салынуы халык өчен бик уңай булуын әйтте, башка проб-лемаларга тукталды.
“Арча” ширкәтенең “Төр-нәле” бүлекчәсе икътисадчысы Илдус Хөсәенов үзе әйтүенчә, әлләни мактанырлык саннар юк. Бүлекчәдә агроном булмау үзен сиздерә, узган ел игеннәрнең гектарыннан 12,7 центнер гына уңыш алынуның да төп сәбәпләренең берсе шулдыр. Сорау бирүчеләр дә басуларның юньләп эшкәртелмәвен, туңга сөрүнең онытылып баруын, техниканың иске булуын әйттеләр. Терлекчелектән дә файда юк.
— Су буен тигәнәк баскан, авылыбызны матур итеп күрәсебез килә. Безгә клуб кирәк, яшьләребез кая барырга белми. Мәктәбебез дә ябылды бит, — дип зарланды Түбән Пошалымда яшәүчеләр.
— Әле генә авылыгызга яңа клуб салырбыз дип вәгъдә итмим. Бу мәсьәләне өйрәнербез. Быел Президент программасы буенча Иске Иябашта, киләсе елда Орнашбашта төзү каралган. Ә инде тигәнәккә килгәндә, аны мин килеп чабып биримме?! Капка төбендәге әрек-мәнне кешегә кушканым юк, кулга чалгы алып үзем чабам, — диде район җитәкчесе.
Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов үзенең хисап чыгышында Яңа Кишет мәктәбе коллективы яулаган уңышларга тукталды. Узган ел республика мәктәпләре арасында өченче урынны алу зур җиңү инде ул! Олимпиадаларда приз-лы урынны алучы укучыла-ры күп, спортта да бик активлар. Быел мәктәп ныклап төзекләндерелә, узган ел “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте ярдәме белән ашханә яңартылган, җиһазлар алынган.
Проблемалы мәсьәләләр дә җитәрлек, алар турында да уртага салып сөйләштеләр.
Шурабашта үткән җыелышта җирлек башлыгы урынбасары Әгъзам Гайфуллин ветераннарга — 15, күп балалы гаиләләргә 7 фатир, 5 гаиләгә җир участоклары бирелде, дип сөйләде. Болар өчен куанасы да, әмма алар бар да Арча шәһәрендә бит. Болай да аз кешеле авыллар бөтенләй саегып калды. Узган ел 5 бала туган, 17 кеше үлгән...
Биредәге җыелышларда Байкал авылына юл кайчан булыр, дигән сорау күп еллардан бирле бирелә инде.
— Мин үзем дә Байкалга барып килдем, хәлне беләм, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев. — Бу юлның әлегә кадәр проекты да юк икән, башта проект эшләнергә тиеш.
Шурабашка автобус йөргән чорны сагынып сөйләүчеләр дә булды.
— Бу мәсьәләне башта өйрәнергә кирәк, — диде ра-йон җитәкчесе. — Арча–Апаз маршрутын яңадан ачып караганнар иде — йөрүче бик аз.
Утар Аты авыл җирлеген район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев “иң авыр җирлек” дип атады. Колхозлар беткәч, бу авыллар ятим калды, ярый әле авыл җирлегенең карап торган бер тракторы бар. Соңгы вакытта терлек торакларын торгызырга алынучылар булуы бераз өмет уята. Булдыра алган кеше абзарында терлек асрый. Күпмедер пай җирләрен файдаланучы “Арча” ширкәте тиешле ашлыкны биреп бетермәгән. “Минем 15 центнер аласым бар,” — диде хезмәт ветераны Илсум Садыйков. Район җитәкчесе әлеге мәсьәләне контрольгә алачагын әйтте.
Әйбәт яңалык: быел Утар Аты мәктәбе ныклап төзекләндерелә.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International