Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Безгә тынычлык кирәк
2015 елның 13 феврале, җомга
Безгә тынычлык кирәк
Балачакта өйрәнгән шигырьләр хәтердә гомер буе онытылмыйча саклана, диләр. Үрнәк балалар бакчасына йөрүче Динә Закирова өчен дә Надежда Иванованың “Җиңү көне” (“День Победы”) шигыре, һичшиксез, шулай булыр. Чөнки Динәгә әле дүрт яшь тә тулып җитмәгән, ә ул инде берничә куплетлык шигырь белән республика күләмендәге шигырь бәйгесенең район этабында катнашты.
Аның шигыре бәйге кысаларында саналмаса да (чөнки бәйге мәктәп укучылары арасында бара), күп укучылар өчен үрнәк. Бирегә ул авыл китапханәчесе Раушания Шәймуллина һәм әбисе белән килгән. Динә катнашкан бәйге республика балалар китапханәсе һәм ТР хәрби комиссариаты белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Җирдә тынычлык хакына” исеме астында игълан ителгән иде. Район балалар китапханәсендә аның район күләмендә 1 этабына йомгак ясалды.
Бәйгедә катнашкан 67 баланың 43е — Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләрне яттан сөйләүчеләр (9–11 яшьлек укучылар арасында) һәм 24е — Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрдән өзек укучылар (12–14 яшьлекләр). Алар — авыл китапханәләрендә, мәктәпләрдә әлеге бәйге кысаларында узган әдәби кичәләр, шигърият сәгатьләре һәм башка төрле чараларда иң яхшы сөйләүче исеменә лаек булганнар.
Сеҗедән 8 сыйныф укучысы Динә Әхмәдиева белән 5 сыйныфтан Булат Бәшәров та бәйгенең район этабына мәктәп укучылары арасында сайлап алу турын узып килгән. Аларны конкурска китапханәче Гөлфинә Әхмәдиева әзерләгән. “Ике атналап тырышып әзерләндек. Бүген моннан һәммәбез рухи байлык алып кайтабыз. Башкаларның чыгышын күреп үзебезнең җитешсезлекләрне аңладык, тәҗрибә тупладык”, — ди ул.
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов әйтүенчә, бәйге яшь буынның сугыш турында белеп, имин тормышның кадерен аңлап, үзләреннән соңгы буынга да җиткереп яшәсен дигән нияттән оештырыла. Катнашучылар арасында талантлылар күп булганлыктан, жюрига иң яхшыларын сайлап алу өчен нык тырышырга туры килде.
“Шигърият” номинациясендә 1 урынга Хәсәншәех мәктәбеннән Надир Хәбибуллин, 2 урынга Эльза Минашаева (Арчаның 7нче мәктәбе) һәм Индира Гарифуллина (Хәсәншәех), 3 урынга Айгөл Фәттахова (Шушмабаш) һәм Инзилә Заһидуллина (Носы); “Проза” номинациясендә 1 урынга Арчаның 1нче мәктәбеннән Инсаф Гаптел-бәров, 2 урынга Талия Төхвәтуллина (шул ук мәктәп), Рәсим Йосыпов (Яңа Кишет), 3 урынга Адилә Әхмәтҗанова (Кәче) һәм Камил Шәрипов (Яңа Кырлай) лаек булды.
Җиңүчеләр ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов һәм район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов кулыннан Диплом һәм истәлекле бүләкләр алуга иреште. Һәр катнашучыга район мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Соңыннан аларга багышлап Арчаның 4нче башлангыч мәктәбе укучылары сугыш һәм тынычлык темасына корылган чыгышын тәкъдим итте.
Бүгенге җиңүе Эльза Минашаева өчен чираттагы җиңүенең берсе. Аңарчы кыз, әле 3нче сыйныфта гына укыса да, республика күләмендәге шигырь сөйләү бәйгеләрендә һәм бию буенча катнашып, дипломант дәрәҗәсен яулаган инде. Ул бу уңышы өчен укытучыларына һәм әнисенә рәхмәтле.
Бүгенге җиңүе һәркем өчен киләчәктәгеләренә юл ачсын. Ә республика күләмендә узачак бәйгегә Надир Хәбибуллин белән Инсаф Гаптелбәров барачак.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз