Арчада “Россия чаңгы юлы – 2015” чараларында 2 меңнән артык кеше катнашты

2015 елның 13 феврале, җомга
Арчада “Россия чаңгы юлы – 2015” чараларында 2 меңнән артык кеше катнашты. Соңгы вакытта Арча стадионы, башка спорт корылмалары һич кенә дә бушап тормый. Узган атнада йөзләгән кеше “Сәламәтлек көне”ндә рәхәтләнеп чаңгы шуып, матур җырлар тыңлап, кайнар чәй, коймактан авыз итеп хозурланган иде. 8 февральдә “Россия чаңгы юлы – 2015” кысаларында чаңгыга басучылар саны тагы да күбрәк булды. Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу көнне 2 меңнән артык арчалы саф һавада чаңгы шуган. Стадионда сабый балалардан башлап туксанынчы дистәне ваклаган өлкәннәргә кадәр бар иде. Яшенә карап һәркемгә үз чордашы белән чаңгы юлында узышырга да, теләге булганнарга гер күтәреп яки аркан тартып көчен күрсәтергә дә мөмкинлек тудырылган. Мондый чараларны район җитәкчесе Илшат Нуриев та үз итә. Бу көнне дә ул спорт сөючеләрне бәйрәм белән котларга килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International