Электрон язылу тәртибе кертелә

2015 елның 13 феврале, җомга
Арча район хастаханәсе администрациясе хәбәр иткәнчә, медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту, амбулатор–поликлиника учреждениеләрендә чиратларны киметү максатында табибларга күренү өчен электрон язылу тәртибе кертелә. Хәзер чиратка Интернетта дәүләт хезмәте порталында, хастаханәнең балалар консультациясе бүлегендә һәм поликлиникада урнашкан терминаллар аша яки турыдан–туры регистратурада язылырга мөмкин.
Авылда яшәүчеләргә участок табибына күренү өчен башта фельдшер-акушерлык пунктыннан юллама алырга кирәк. Шуның белән ул участок табибына керә, ә ул исә, башлангыч диагноз куеп, белгеч–табибка күренү өчен чиратка яза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International