Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Туганын сакларга
2015 елның 13 феврале, җомга
Туганын сакларга
Шәхси хуҗалыкта кысыр сыерны асрамыйлар, чөнки андый малдан сөт тә, бозау да юк дигән сүз. Ә менә кайбер авыл хуҗалыгы ширкәтләрендә елга бер сыердан бер бозау алу проблемага әверелде. Әле җитмәсә туган бозау да, тиешле тәрбия күрмәсә, үлеп китә.
Бу уңайдан “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Ринат Фәйзрахманов киңәшләре файдалы булыр дип уйлыйбыз.
— Сәламәт, авыруларга чыдам үрчем алу өчен, беренче чиратта, ташланган сыерларны, буаз таналарны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк, — ди ул. — Сәламәт сыерларны бозауларга — 2, таналарны 3 ай кала бозаулату бүлегенә күчерергә һәм аларны, тән торышларына карап, зооветеринария таләпләре нигезендә ашатырга.
Ташлатыр алдыннан барлык сыерларның җилемнәрендә ялкынсыну авыруы булу–булмавын тикшерергә. Бары тик сыйфатлы азык кына ашатырга, рационны витаминлы минераль өстәмәләр белән балансларга, начар сыйфатлы силос һәм сенаж бирелергә тиеш түгел.
Сыерларны, салкын һәм явым–төшемле көннәрдән тыш, һәр көнне 2–3 сәгатькә ачык һавага чыгарырга. Ашату терлекнең авырлыгын, көрлеген һәм күпме сөт саву планлаштырылуын исәпкә алып оештырыла. Көрлекләре уртачадан ким булган сыер һәм таналар рационын 15–20 процентка арттыралар.
Бозаулагач та сыерга 100–200 грамм аш тозы яки солы оны болгатмасы, яки бодай көрпәсе кушып бер чиләк җылы су бирәләр. 60 минуттан да соңга калмыйча җылы су белән җилемне юалар, угызның беренче өлешен аерым савытка савып, бозауны имчәккә кушалар. Кирәк булса, бозауга торырга, имчәкне табарга булышалар.
Бозауларны кулдан эчергәндә шулай ук җилемне әйбәтләп юарга, угызны яхшылап юылган һәм кайнар су белән чайкалган савытка саварга. Угызны, кайнар суда чайкалган һәм берничә кат итеп бөкләнгән марля аша сөзеп, бозауга эчерергә.
Эчергечләрне һәм резина имезлекләрне һәр эчерткәннән соң җылы суда чайкыйлар, юалар һәм 0,5 процентлы дезмол эремәсе яки 1 процентлы хлорамин белән дезинфекциялиләр. Ертылган яки тишеге зурайган имезлекләрне һич тә кулланырга ярамый.
Беренче ашатканда нык бозауларга 1–1,5 литр, зәгыйфьләргә 0,5 литр чамасы угыз бирәләр. Башка көннәрдә тәүлеклек норманы бозауның тугандагы авырлыгының 1/5–1/6 өлешенә кадәр арттыралар. Тәүлеккә кимендә 3–4, ә көчсезләрен 5–6 тапкыр ашаталар. Яңа туган бозауларга сәламәт сыерлардан савылган чиста, җылы (37–39 градус) угыз имезәләр. Җилен ялкынсынуы, җенси органнары авырулы сыерларның угызын эчертергә ярамый.
4–5 көнлек бозауларга угыз эчергәч, 1,5–2 сәгатьтән соң җиңелчә (5г/л) кайнатылган су яки 37 градус температурада печән төнәтмәсе бирәләр. 10 көннән яхшы сыйфатлы витаминлы печән, ә 20–25 көннән солы ярмасы, кузаклы яки кыяклы–кузаклы үләннәр оны, 30 көннән сусыл азыклар ашаталар.
10–15 көннән җилсез әйбәт көндә кардан чистартылган урынга һавага чыгаралар, башта 10–15 минут тоталар, аннан соң вакытны озайталар. Шунда ук утлыклар урнаштырып, печән салалар.
Ильяс СӘХӘПОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз