Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Барысы да балалар өчен
2015 елның 13 феврале, җомга
Барысы да балалар өчен
Арча станциясендәге яңа 9нчы балалар бакчасында “Ачык ишекләр көне” булды. Әти–әниләр бакчада балаларының ничек көн үткәргәннәрен карадылар.
Килгән саен мин бакчадагы матурлыкка, уңайлыкка сокланам, тәрбиячеләрнең ничек балалар белән эшләвен кызыксынып күзәтәм.
268 бала. Бакчада һәр тәрбияче аерым бер түгәрәк алып бара. Уртанчылар төркемендә Лилия Якупова рәсем ясау түгәрәген оештырган. Ул балаларны без караган дәрестә диңгез тереклегенә өйрәтте. Экран аша яңалыкны танып белү уңайлы һәм кызыклы иде. Алар яңа тема үткәндә берәр төрле ачыш та ясарга тиеш икән әле. Бу юлы балалар тозлы суда йомырканың батмавын үз күзләре белән күрделәр. Сабыйлар өчен зур ачыш булды ул. Тәлинкәләргә салынган буяуга кулны тидереп, кәгазьгә кул сурәте дә төшерделәр.
Уртанчылар төркемендә (8нче) Лилия Шәрәфетдинова җитәкчелегендә балалар, таякчык башына киертелгән губкаларны буяу-ларга манып, аю рәсемен буядылар. Балалар өчен бик мавыктыргыч шөгыль иде бу.
— Безгә монда кызык, — ди рәсемнән аерыла алмыйча нәни кызчык Наилә.
Татар теле тәрбиячесе Айгөл Котдусова мәтәпкә әзерлек төркемендә “Әбиемдә кунакта” дәресен күңелле итеп алып барды. Бар да милли киемнән. Татар теле бүлмәсендә музей почмагы оештырылган. “Әкият” түгәрәге эшләп килә.
— Без башта әкиятләрне өйрәнәбез, аннан сәхнәләштерәбез, — ди Айгөл Котдусова. — Әти–әниләр дә бик ярата сәхнәләштергән әкиятләрне. Костюмнарыбыз бик күп.
Логопед бүлмәсе үзе бер җанга рәхәт почмак.
— Һәр төркемнән авыррак сөйләшкән балаларны сайлап алам, — ди Илүзә Мөхәммәдиева. — Әти–әниләр ризалыгы белән 27 баланы үземә тупладым инде.
— Минем бу бүлмәгә керәсе килеп тора, — ди 6 яшьлек Ильяс.
Зурлар төркеме белән үткәрелгән инглиз теле дәресен (укытучысы Гөлназ Гыйләҗева) карагач, әле бакча дүртенче аен гына эшли, кай арада инглиз теленә өйрәнгәннәр, дип гаҗәпләнәсең. Хәтта инглиз телендә “Теремок” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Арча сәнгать мәктәбеннән хореограф Чулпан Ганиева, бакчага килеп, балаларны биергә өйрәтә.
Ләйсән Вәлиева: “3 яшьлек улыбыз Эдик бакчага йөри башлагач, ашавы әйбәтләнде, тәртибе яхшырды, шигырьләр сөйли”, — дип бакчаның файдасы турында сөйләде.
Марат Гыйләҗев: “Узган ел сентябрьдә генә тулды әле безгә 2 яшь, — диде. — Улыбыз Рүзәл юньләп сөйләшә дә белми иде. Бакчаның файдасы тиде. Хәзер туктатып булмый. Шигырьләр сөйли, биергә ярата.”
— Һәр тәрбияче үз белемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш, — дип сөйли бакча мөдире Надия Мифтахетдинова. — Атна саен барлык тәрбиячеләрне җыеп, теге яки бу тема буенча методик дәрес үткәрелә.
Тәрбияче Раилә Идиятова, Альбина Минһаҗева юл кагыйдәләре буенча методик дәрес алып барды. Соңыннан “Күңелле музыкантлар” халык уен кораллары оркестрына (җитәкчесе Гөлнара Гәрәева) йөргән балалар дәртле рус халык җырларын музыка уен коралларында күңелле итеп уйнадылар.
Барысы да балалар өчен. Монда бакчаның мәктәп белеменең беренче баскычы икәнлегенә инанасың.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз