Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Утны ничек аз сарыф итәргә
2015 елның 13 феврале, җомга
Утны ничек аз сарыф итәргә
Әле кайчан гына күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ТМШ җыелышларында подъездда янган лампочкалар өчен түләү күп чыга, дип шаулашалар иде. Хәзер кышын кар, җәен су мәсьәләсе турында күбрәк сөйләшенә.
Подъездда янган гади лампочка утны күп ашый алмый. Түләүләр ни өчен күп чыга? Ай саен 400–500 сум бит ул! Халык шуны аңлый алмый гаҗиз була иде. Югалган электр энергиясен безнең өскә аударалар, бездән түләттерәләр, дип борчылды алар.
— Районда бу мәсьәлә хәл ителде диярлек, — ди “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Фәрит Зәйнуллин. — Подъездларда гади лампочкалар светодиодлы яктырткычларга алмаштырылды. Йортларны ныклап төзекләндерү вакытында тузган электр чыбыклары, җиһазлары яңартылды. Бу эшләр электр энергиясен югалтуны күпкә киметте. Ай ахырында безнең хезмәткәрләр фатирлардагы электр энергиясе исәп-ләгечләрендәге күрсәткечләрне язып ала. Элек күп фатирлы йортларда файдаланган электр энергиясенә вакытында түләмәүчеләр өлеше башкаларга да бүленә иде. Хәзер исәп-ләгечләрдәге күрсәткеч-ләрне айныкын–айга алганлыктан андый нәрсә бетте.
“Энергосервис” ширкәте белгечләре дә гел эзләнүдә. Алар күп фатирлы йортларда уртак файдалану урыннарында гади лампочкаларны светодиодлы яктырткычларга алмаштырдылар. Хәтта бер йортта кояш энергиясеннән дә файдаланып карадылар. Җәйге чорда ул үзен аклады. Кызганыч, кышын бу тәжрибә барып чыкмады. Бүген алар светодиодлы яктырткычларга хәрәкәт буенча яна–сүнә торган датчиклар куялар. Башта цехта датчиклы светодиодлы яктырткычларны җыялар, аннан йортларга куялар.
— Районда “Күп фатирлы йортлардагы уртак файдалану урыннарын яктыртуга тотылган электр энергиясе чыгымнарын киметү” программасы нигезендә эшлибез, — дип сөйли “Энергосервис” ширкәте баш инженеры Фәрит Гайнуллин. — 140 күп фатирлы йортның подъездына 1600гә якын светодиодлы яктырткыч куйдык. 14 ватлы яктырткычларны үзебез җыябыз, үзебез куябыз. Гади лампочкаларга караганда алар электр энергиясен 9–10 тапкырга азрак сарыф итәләр. Хәрәкәт датчиклары белән көйләгәч, бу яктырткычлар тагын да экономиялерәк эшләячәк. Без аларны үзебез төзегән йортларга урнаштыра башладык.
Цехта Рәдиф Исмәгыйлев белән Рамил Заһидуллин датчиклы светодиодлы яктырткычлар җыялар.
— Һөнәрем буенча электрчы, — дип сөйли Рәдиф Исмәгыйлев. — Эшне белгәч, яктырткычларны җыю кыен түгел.
Рамилгә 28 яшь. Армиядә ике ел хезмәт иткән. Техникум тәмамлаган. Эшнең җаен белеп башкара.
Арчаның көнбатыш өлешендә үзләре төзегән йортларга датчиклы светодиодлы яктырткычларны Җәлил Газизов белән Илназ Шәмсетдинов урнаштыра. Эшне әле башладык кына, диләр.
Электән төзелгән Банк урамы 22 “А” йортында яшәүче М. Шәйхетдинова белән сөйләшәм.
— Подъезд уты өчен күп чыккан вакытлар бар иде, — диде ул. — Йортны ныклап төзекләндергәндә ут чыбыкларын да яңарттылар, фатирлардагы электр энергиясе исәпләгечләрен подъездга чыгардылар, бу йортта мин җаваплы булып торам, ай саен 26сында исәпләү приборларындагы күрсәткечләрне язып алам. Подъездга светодиодлы яктырткычлар куйдылар. Менә без хәзер подъезд уты өчен 5–6 сум, 10 сум түлибез.
Районда күп фатирлы йорт-ларда электр энергиясен аз сарыф итү максатыннан билгеле бер юнәлештә эш алып барыла. Әмма электр энергиясен файдалану технологиясенең нечкәлекләре бик күп, шуңа күрә аны экономияләү юллары да төрле.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз