Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Шөгыле бар — югалмас
2015 елның 13 феврале, җомга
Шөгыле бар — югалмас
Иске Кырлай авыл җирлегендә бүген хуҗалык итүнең күп формаларын күрергә мөмкин. Уңышлары төрле булган инвесторлар да, шәхси эшмәкәрләр, гаилә фермалары бар монда. Аларда хезмәт итәргә теләмәгәннәр читкә барып эшли — һәркемнең үз карамагында.
11 февральдә үткән хисап җыелышында җирлек башлыгы урынбасары Фәргать Низамиев яшәешнең төрле якларын чагылдырды. “Кырлай”, “Арча” агрофирмалары, ике фермер хуҗалыгы, дүрт гаилә фермасы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә. Хәлим Гарипов, Равил Гайнетдинов, Рөстәм Мәрдәнов, Айдар Сабировның гаилә фермалары уңышлы эшләп китте.
Шәхси эшмәкәр Динар Төхвәтуллинның “Мөндеш сельхозтехникасы”н алып, яңадан терелтеп җибәрүе җирлек, бигрәк тә авыл өчен бәхет булды. Анда 80 кеше эшли, алар вакытында әйбәт хезмәт хакы ала, предприятие үз эшчеләре турында зур кайгыртучанлык күрсәтә.
Калайдан тәрәзә–ишек ясаучы, машиналар төзәтүче, брусчатка, агачтан тәрәзә рамнары ясаучы, такта яручы хуҗалыклар барлыкка килгән.
Шәхси эшмәкәрләр, җи-тәкчеләр Наилә Нигъмәтҗанова, Раиф Сибгатуллин, Зиннур Гарифуллин, Фәрит һәм Рәис Сәйфетдиновлар, Зөфәр Дәүләтбаев зиратларның коймаларын яңарту, төзекләндерүгә зур өлеш керткән. Фәнил Гарәфиевның игелекле эшләрен дә онытмыйлар.
Бу җирлектә уңышлы эшләүче “Кырлай” ширкәте бар. Аның җитәкчесе Илшат Шакирҗанов кайбер күрсәт-кечләр белән таныштырды. Узган ел игеннәрнең гектарыннан — 41,8, бәрәңгедән 430 центнер уңыш алдылар. 2014 елда бәрәңге 600 гектарда игелсә, быел 900 гектарда планлаштыралар. Сугарулы мәйданнарда шулай ук 20шәр гектарда кишер, чөгендер үстереләчәк. Былтыр Иске Кырлайда буа төзелде, Яңа Кырлайда яңа технологияләр буенча ике склад эшләнде.
Терлек азыгын да иң күп әзерләүче хуҗалык бу. Бер шартлы терлеккә 80,3 цент-нер туры килә.
Җитәкче терлекчелектә эшләүче Гөлсинә Зарипова, Зөбәрҗәт Әхмәтҗанова, Гөлүсә Сафиуллина, Мөнирә Хурамшина, Альфред Фәй-зуллин, Илназ Галимовны мактап үтте. Сөт җитештерү буенча Иске Кырлай фермасы алда бара.
Җирлеккә кергән сигез авылның алтысына асфальт юл килә. Проблемалар да бар. Әзәк авылы күпере начар хәлдә, Казиле авылы халкы асфальт юл көтә. Өтнә авылына клуб кирәк, төзекләндерәсе урамнар шактый. Яшьләрнең авылда калмавына борчылып сөйләделәр. 2013 елда Түбән Мәтәскә урта мәктәбен 19 укучы тәмамлаган, шуларның 12се югары уку, 7се һөнәри белем бирү йортларына кергән. Былтыр 15 укучы тәмамлап, 11е югары, 3се һөнәри уку йортларына кергән, 1се армиядә. Шул ук вакытта терлекчеләр, механизаторлар гына түгел, авыл хуҗалыгы белгечләре дә җитми.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов үзенең чыгышында Иске Кырлай авылы җирлегендә халыкның тулы канлы тормыш белән яшәвен билгеләп үтте, районда гамәлдә булган программалар турынды сөйләде, күтә-релгән проблемаларның һәркайсы район җитәкчелегенә җиткереләчәген әйтте.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз