Мәктәбебез укучылары чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез тормышы белән кызыксыналар

2015 елның 13 феврале, җомга
Мәктәбебез укучылары чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез тормышы белән кызыксыналар. Хәзерге заман техникасы белән бу -хыял түгел, ә чынбарлык. Скайп программасы аша дөньяның теләсә кайсы почмагы белән элемтәгә кереп була. 7нче февраль көнне Кытай республикасында яшәүче якташларыбыз Дәүләтбаевлар гаиләсе белән чираттагы очрашу булды. 11 нче сыйныф укучылары Кытайдагы милли йолалар, бәйрәмнәр, мәктәп тормышы турында сөйләштеләр. Үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар. 3 нче сыйныф укучысы Гамил безгә үзенең дуслары турында, сыйныфларында үткәрелгән бәйрәмнәр турында сөйләде. Ә 11 нче сыйныфта укучы Гадел имтиханнар, үзләрендә укытыла торган фәннәр турында бик теләп сөйләде. Гаилә башлыгы Зөфәр Дәүләтбаев һәм Рәмзия ханым киң күңелле, ачык кешеләр. Алар безгә үзләренең яхшы теләкләрен җиткерделәр, 11 нче сыйныф укучыларына алда торган имтиханнарында уңышлар теләделәр. Мондый очрашулар алга таба дәвамлы булыр дип ышанып калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International