Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Игьтибар үзәгендә икътисад өлкәсе
2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Игьтибар үзәгендә икътисад өлкәсе
Илдәге катлаулы икътисади хәл прокуратураны шушы өлкәдәге законнар үтәлешен аеруча игътибар үзәгенә алырга этәрә.
2014 елда район прокуратурасы тарафыннан җир турындагы законнар үтәлеше буенча 14 закон бозу очрагы (2013 елда — 21) теркәлде. Алар буенча 10 кеше (15) административ җаваплылыкка тартылды, законны бозуны бетерү турында 4 (4) кисәтү бирелде. Узган ел 25 бюджет турындагы законны бозу очрагы фаш ителде, алар буенча 1 җинаять эше, 17 хокукый норматив актларга протест белдерелде, 7 кисәтү ясалды. Шулай ук бюджет акчасына заказлар урнаштыру һәм сатып алу өлкәсендә 16 закон бозу очрагы теркәлде.
2014 елның 21 мартында ТР Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге тарафыннан прокурор карары нәтиҗәсендә Э.Р.Хәнәфиевага карата җинаять эше ачылды.
Э.Р.Хәнәфиева Ташкичү авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәп баручы белгече вазыйфаларын башкарган хәлдә 2013 елның мартында республика матди ярдәм үзәгенең Арча муниципаль районы бүлегенә үзенең һәм иренең хезмәт хаклары турында ялган мәгълүматлар биргән. Шул ялган документлар нигезендә Э.Р.Хәнәфиева 2013 елның 1 мартыннан 31 августка кадәр торак–коммуналь хезмәтләр өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 7340 сум субсидия акчасы үзләштергән. Тикшерү барышында аның шундый ук юл белән тагын 7561 сум бюджет акчасын үзләштерүе дә ачыклана. Бу эш буенча да җинаять эше кузгатыла. Арча район суды карары белән 2014 елның 17 апрелендә Э.Р.Хәнәфиевага 10 мең сум күләмендә штраф салына, китерелгән зыян түләтелә.
Эш бирүчеләрнең гражданнарның хезмәт хакларын үзвакытында түләвен тикшерү Арча районында бу өлкәдә хәлнең канәгатьләнерлек булуын күрсәтә. 2014 елда прокуратура 16 предприятиенең хезмәт хаклары буенча 10 млн. 595 мең сум бурычы барын ачыклады.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча хезмәт турындагы законнарны бозган җитәкчеләргә карата прокуратура тарафыннан тиешле чаралар күрелде. Мәсәлән, узган ел хезмәт хакларын түләү тәртибен һәм срокларын бозган өчен 6 зат, шул исәптән бер юридик, бер вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды, 1 предприятие җитәкчесе 1 елга дисквалификацияләнде. Арча районы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2 млн. 961 мең сум хезмәт хакларын түләттерү турында район судына 184 гариза бирелде (2013 елда 2 млн. 508 мең сумлык 460 гариза иде). Барлык гаризалар да суд тарафыннан каралды һәм канәгатьләндерелде. Шулай ук прокуратура биргән 14 кисәтү нәтиҗәсендә предприятиеләр хезмәт хаклары буенча 7 млн. 634 мең сум бурычларын түләделәр (2013 елда 9 предприятие 8 млн. 999 сумлык түләгән иде).
Район прокуратурасында хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылган 37 мөрәҗәгать тикшерелде, шуларның 15е нигезле дип табылды һәм гражданнарның хокукларын яклау буенча тиешле чаралар күрелде.
Икътисадта кризис күренешләре көчәю сәбәпле “соры” хезмәт базары буенча чаралар күрү аеруча мөһим. Узган ел хезмәт килешүе төзелмичә һәм хезмәт кенәгәләре ачмыйча 7 эшкә алу очрагы ачыкланды. Алар буенча район прокуратурасы административ тәртип бозулар турында эш кузгатты.
Коррупция белән көрәш шулай ук прокуратураның районның социаль–икътисади үсешенә йогынты ясый торган мөһим эш юнәлешләренең берсе.
2014 елда бу өлкәдә 71 закон бозу очрагы (2013 елда — 85) теркәлде. Алар буенча 1 җинаять эше (2013 елда — 2) кузгатылды, 35 кисәтү (44) бирелде, 56 вазифаи затка дисциплинар җәза бирелде, җирле үзидарә органнарының 35 хокукый актына (39) протест белдерелде.
Бу төр закон бозуларның күпчелеге дәүләт һәм муниципаль хез-мәткәрләрнең үз керемнәре, милке турында дөрес булмаган мәгълүмат бирү белән бәйле. Арча ра-йон прокуратурасының социаль–икътисади өлкәдә законнарның үтәлешен тәэмин итү буенча эшчәнлеге алга таба тагы да көчәячәк.
Р.СИТДЫЙКОВ,
район прокуроры,
юстициянең өлкән киңәшчесе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз