Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Ак карга” булуың яхшырак
2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
“Ак карга” булуың яхшырак
“Казан арты” тарих-этнография музеенда җәмәгатьчелек тәрбиячеләренең чираттагы утырышы булды. Аны район башкарма комитетының балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Лилия Завялова алып барды.
— Бүгенге көндә Арча эчке эшләр бүлегендә 29 бала исәптә тора. Аларның барысын да бушка бассейнга, Боз сараена шугалакка бушлай йөртү оештырылды. Шулай ук әти–әниләре белән концертларга йөрү өчен бушка билетлар да бирелә. Җәмәгатьчелек тәрбиячеләренә аларның ияләренә барып ирешүләрен контрольдә тотарга кирәк. Болар бар да бала өчен зур тәрбияви чара. Аннан патриотизм хисе тәрбияләүгә дә басым ясарга кирәк. Ветераннар янына барсыннар, очрашып сөйләшсеннәр, ярдәм итсеннәр. Карларын гына көрәсәләр дә, алар шуның белән горурлана ала. Югыйсә, эш дәверендә шундый каты бәгырьле балалар белән очрашырга туры килә. Берсендә, мәсәлән, бала операция-дән генә кайткан әнисенә утырырга урын да тәкъдим итмәде. “Ул хастаханәдә күп утырды инде”, — дип кенә җавап бирде. Менә шундыйларның йөрәгенә үтеп кереп, андагы бозны эретергә, соңга калганчы бала күңелендә кешелеклелек хисләре тәрбия-ләргә кирәк, — диде Лилия Завялова.
Ул көнне җәмәгатьчелек тәрбиячеләре —Арча агросәнәгать көллиятенең Арча филиалы һөнәргә өйрәтү остасы Надежда Мөхәммәтҗанова һәм Арчаның икенче мәктәбе укытучысы Мөнирә Сабирова чыгыш ясады, тәҗрибәләре белән уртаклашты.
— Минем укучым М. тәртипсез егет түгел. Сыйныфташлары да аны ярата, якын итә. Ялганны сөйми, итагатьле. Киләчәктә дә аннан яхшы кеше чыгачак. Тик менә бер ягы бар — үзеннән өлкәнрәкләр белән аралаша. Алар арасында ак карга булып күренергә теләмичә, аракы кулланып караган һәм полиция хезмәткәре кулына эләккән, — ди Мөнирә Сабирова. — Бу очраклы хәл генә булгандыр һәм киләчәктә кабатланмас, дип ышанам.
— Алкогольле эчемлек кулланган, тәмәке тарткан килеш эләккән икән, нинди генә әйбәт егет булмасын, исәпкә куела, — ди Лилия Завялова. — Балигъ булмаган яшьтәгеләр өчен кабул ителә торган әйбер түгел бу. Киләчәккә зур сабак та.
Әйе, киләчәктә гомерең буе шуннан зыян күрәсең килмәсә, хәзер иптәшләрең арасында ак карга булып калуың уңайрак. Чөнки укырга кергәндә дә, эшкә урнашканда да кешенең полициядә исәптә торганлыгы артыннан кара тап булып озата бара.
— Сиңа шундый яхшы характеристика бирделәр. Карап торышка да тәртипле егеткә ошагансың. Имтиханнарыңны уңышлы тапшырып, үз урыныңны тап, илебезнең лаеклы гражданины бул, — диде укытучысы белән утырышка килгән М.га мөрәҗәгать итеп “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җи-тәкчесе урынбасары Валентина Гаранина һәм егеткә район яшьләре тормышына кагылышлы берничә сорау бирде.
М.ның җавапларыннан күренгәнчә, барырга урын булмаганлыктан, станция яшьләре вокзал тирәсендә җыела икән. Аныңча, мәктәп кичке 7дә ябыла, дискотекалар кызыксыз үтә, аларга барырга урын юк. Тик бу очракта “дәва”ны аракыдан эзләү юл түгел. Яшьләр тормышы өчен җаваплы оешмалар да бу хакта уйлансыннар иде. Бәлкем, ул вакытта балигъ булмаганнар арасында начар юлга басучылар саны да кимер.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз