Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Укытучылар ярыша
2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Укытучылар ярыша
“Укытучының дәрәҗәсе ил алдында ел саен үсә бара. Бүген бирегә чыгыш ясарга районның иң яхшы белем бирүчеләре җыелды”. Бу сүзләр “Ел укытучысы — 2015” бәйгесенең “Елның сыйныф җитәкчесе” һәм “Башлангыч сыйныфлар укытучысы” номинацияләре буенча район этабы бәйгесен ачып җибәргән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина чыгышыннан.
Арча балалар сәнгать мәктәбе бинасында 8 укытучы көч сынаша. Алар 1 турга үзләренең эшчәнлеген чагылдырган портфолио аша 32 кеше арасыннан сайлап алынган. Укытучылар эш алымнарының үзенчәлеген, балаларга тәрбия бирүче проектларын яклап чыгыш ясады. Син укытучы икәнсең, тормышның нинди генә мизгелләрендә дә каушап калмаска, һәр өлкәдән хәбәрдар, кыскасы, универсал булырга тиешсең. Мәсәлән, Арчаның 5нче гимназиясе укытучысы Ләйсән Сабирова кебек. Никадәр нәнигә тәүге тапкыр хәреф таныткан, белем иленә сукмак салуда ярдәм иткән Ләйсән Тәбрис кызы “Елның башлангыч сыйныфлар укытучысы” номинациясендә гран–прига лаек булды. “Мондый ук уңышка ирешермен дип уйламаган идем, — ди ул шатлыгын яшермичә. — Бәйгегә өч көн кала гына әзерләнә башладым, чөнки алдагы атнада гимназия район күләмендәге концертта катнашты, бөтен вакыт шуңа әзерләнеп үтте. Чыгышымның сценариен үзем төзедем, ә әзерләнүдә хезмәттәшләремнән торган иҗат төркеме ярдәм итте”.
Гран–прига ия булу ул 19 февральдә Сабага зона бәйгесенә барачаксың, дигән сүз. Анда җиңүчеләр республикада “Ел укытучысы — 2015” исеменә ия булу өчен көч сынашачак. Ләйсән Сабирова белән бергә Сабага Арчаның 1нче мәктәбеннән Ләйсән Надершина, Арча Укучылар сараеның “Нур” телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова, Яңа Кенәр укучылар иҗат йорты педагогы Раймә Латыйпова һәм Арчаның 1нче мәктәбенең педагог–психологы Гөлнур Сәмиева да бара.
Ләйсән Надершина гран–прига “Елның сыйныф җитәкчесе” номинациясендә җиңеп иреште. “Сыйныф җитәкчесе ул — балаларга карата мәхәббәткә корылган тумыштан бирелгән сәләт, — ди Ләйсән. —Балаларга белем биреп, мин үзем дә белмәгәннәремне өйрәнәм. Максатым — белемле булу өстенә рухи кыйммәтләрне дә аңлаучы балалар тәрбияләү”.
Бүген биредә чыгыш ясаучы һәр укытучы шушы бәйгедә катнаша алуы белән бәхетле. Хезмәтең бәяләнә икән, димәк, булдырасың. Бүген башлангыч сыйныф укытучылары арасында 1 урынны алган Лесхоз мәктәбеннән Раилә Гобәйдуллина, 2 урынга лаек булган Арчаның 2нче мәктәбеннән Ләйсән Алмаева, 3 урын иясе Яңа Кенәр мәктәбеннән Рания Сафина, сыйныф җитәкчеләре арасында 1 урын яулаган Носы мәктәбеннән Эльмира Абдуллина, 2 урындагы Арчаның 7нче мәктәбеннән Лилия Шәмсетдинова, 3 урынга лаек булган Шушмабаш мәктәбеннән Рузилә Һадиева моны ачык аңлады.
Укытучыларның тырышлыгыннан, аңарчы аларның дәресләрендә булып, эш алымын күзәткән жюри да канәгать. Жюри әгъзасы Миләүшә Шакирова бәйгене үткәрүдә көчләре кергән балалар сәнгать мәктәбе һәм Укучылар сарае хезмәткәрләренең эшен дә рәхмәт сүзләре белән бәяләп үтте.
Ә 19 февральгә дулкынлану тулы санаулы көннәр генә калып бара. Мөгаллимнәрнең аннан да уңышлар белән кайтуын көтеп калабыз.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз