Келәм хуҗалары җиңде

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Келәм хуҗалары җиңде
15 февральдә Шушмабаш мәдәният йортында “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин призына 1999–2000 елгы яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды.
Анда 13 командадан 136 спортчы катнашты. Алар 28 килограммнан башлап 80 килограммнан югарыга кадәр 13 үлчәү авырлыгына бүленеп бил алышты. Үз үлчәү авырлыгында Ашытбаштан Станислав Депресов (28 кг.га кадәр), Яңа Кенәрдән Айрат Сабиров (32 кг), Яңа Кенәрдән Аяз Салихов (36 кг), Шурабаштан Азат Хәкимов (40 кг), Иске Чүриледән Рүзәл Исмәгыйлев (45 кг), Арчаның 1нче мәктәбеннән Инсаф Гаптелбәров (50 кг), Арча педагогика көллиятеннән Нәфкать Фәйзрахманов (55 кг), Апаздан Раил Котдусов (60 кг), Арчаның 2нче мәктәбеннән Денис Лысов (65 кг), Шурабаштан Айзат Һадиев (70 кг), Арчаның 2нче мәктәбеннән Дамир Әмиров (75 кг), Наласадан Дамир Хөснетдинов (80 кг), Курса–Почмактан Насыйм Габидуллин (80 кг.нан югары) батыр калды. Командалар арасында 1нче келәм хуҗалары — Шушмабаш мәктәбе командасы (тренеры Зөлфәт Хәйруллин), 2нче — Курса–Почмак (Разил Нәбиуллин), 3нче урынны Яңа Кенәр мәктәбе командасы (Илгиз Салихов) яулады. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр һәм иганәченең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International