Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Таулар артында калган яшьлек
2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Таулар артында калган яшьлек
Үткән шимбәдә район сәнгать мәктәбенә Әфганстанда хәрби хезмәт үткән ир–егетләр җыелды. Алар күкрәгендә тагын бер юбилей медале өстәлде.
Районнан Әфган сугышында 143 ир–егет катнашкан. 3се туган җиренә әйләнеп кайта алмаган. Тагын 31е арабызда юк инде...
— Без, 1962 елгылар, Көек һәм Төрнәле авылыннан берьюлы 4әү, Илнур Хәбибуллин, Әнис Миннеханов, Ризван Нуриязданов һәм мин, Әфганстанга кердек, — дип сөйли Көектән Вәбил Шәйдуллин. — Безгә кадәр Көектән десантчы Идрис Надршин иң беренчеләрдән булып сугышка алынды. Хәтта бәрелеш-ләрнең беренче көненә үк туры килде. Шуңа күрә күп сөйләшми ул. Бездән соң Көектән Ринат Төхвәтуллин, Төрнәледән Фәнис Тимашев Әфганстанда булды. Кызганыч, Ринат сугыштан исән–сау кайтса да, өйләнмичә, ялгыз өйдә әрәм булды. “КамАЗ” машинасында шофер булып хезмәт иттем. Кораллар йөрттек. Иң зур операция Панджшер тарлавыгында булды. Тау эчендәге засаданы алдык. 3 складны кулга төшердек. 1981 елның язгы–җәйге айлары иде ул. Якында гына мина шартлап, машинаны читкә алып ыргыткан. Госпитальдә генә аңыма килдем. 3 ай яттым. Машина яраксыз хәлгә килгән, ә үзем исән–сау калдым.
Симетбаштан Фаяз Әхмәдуллин:
— Әфганстанга 1984 елда кердем, — дип сөйли. — 1986 елда чыктым. Без өч егет, Мәмсәдән Радик Гайфиев, Арчадан Радик Рәхиев һәм мин, Әф- ганстанга кердек. Менә бүген күрәсез, өчебез дә исән–сау. “Урал” машинасында хезмәт иттем. Азык–төлек, кием–салым, корал йөрттем. Бәрелешләрнең каты барган вакытына эләктем. Контузия алып, яраланып кайттым.
Радик Рәхиев “КамАЗ” машинасында соляр, керосин ташыган. Алда барган машина шартлап, контузия алган. Ә Радик Гайфиев “КРАЗ” машинасында керосин ташыган.
— Башта Әфганстанга килеп төшкәч, сәер тоелды, таң алды, бар да автомат тотып йөри, аннан ияләндек, — дип сөйли ул. — Югалтулар күп булды. Машинада янып үлгән дус егет Володя (молдован) әле дә күз алдымда… Гамьсез малайлар булып киткән идек, тормышның, туган җирнең, әти–әнинең кадерен аңлап, олыгаеп кайттык.
…Кичәне алып баручылар Юлия Ибраһимова белән Данис Гайфуллин үткәннәргә алып кайтты:
Ул төнне безгә
казармага приказ килде,
Десантчыларга
тревога белдерделәр.
Әйттеләр безгә:
Әфганстанга очабыз…
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, “Сугышчан дуслык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе, подполковник, Әфганстанда хезмәт иткән Сергей Баһаветдинов, ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе, подполковник Алмаз Борһанов ил алдындагы хәрби бурычны үтәгән, Әфганстанда хезмәт иткән ир–егетләргә рәхмәт әйтте.
Әфганстан ул курку белмәс, күп нәрсәне аңлап җиткермәгән яшьлек тә. Кайберәүләрнең Әфганс-танга барасы, йөргән җирләрне карап кайтасы килә. Күпләр Мәскәүдән солдат киемнәрен кайтарткан. Бүгенге очрашу да яшьлек белән очрашу иде.
Соңыннан әфганчылар истәлегенә куелган һәй-кәлгә чәчәк салдылар һәм Боз сараенда хоккей карадылар.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз