Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Трактор да жәл түгел
2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Трактор да жәл түгел^
Урта Курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләр җыены алдыннан күңелле вакыйга булып алды — “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов Фәрит Гайнетдиновка “МТЗ–80” тракторын бүләк итте.
Хуҗалык җитәкчесе тракторның документларын җыелыш барышында тапшырды.
— Фәрит Гайнетдиновны без пенсиягә озатмыйбыз, ә чыгарып кына торабыз, — диде Рәүф Гыйлаҗетдинов, шаяртып. — Бик кирәк әле ул безгә.
Пенсия яшенә җиткән-нәрнең хуҗалыкта кимендә 25 ел эшләгәннәренә 120шәр килограммлы бозаулар бүләк иттеләр. Эш яшендә булганнардан 87 кеше бүләк алды.
Эше барның ашы бар, диләр. Болганып торган дөньяга артык исе китми генә яши хуҗалык. Узган ел 6 млн. сумга якын орлык, 3 млн. сумлык рапс саттылар. Бер сыердан уртача 6344 килограмм сөт савылды. 450 башка исәпләнгән таналар фермасы эшләнде.
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина үзенең чыгышында халыкның яшәешен яхшырту юнәлешендәге матур эшләрне санап үтте. 2014 елда Урта Курсада мәһабәт мәчет сафка басты, мәктәп, балалар бакчасы ныклап төзекләндерелде, өч авыл асфальт юл белән тоташты. Югары Курсага су кертелде.
Сеҗе авыл җирлегендә хисап җыелышлары һәр елны зур оешканлык белән үтә. Авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җи-тәкчесе Шәйдулла Сәлахов, башкарылган эшләргә анализ ясап, булган җитешсезлекләрне күрсәтеп, алда торган бурычларны билгеләделәр.
Хисап җыелышларының күбесендә пай җирләренә түләү мәсьәләсе күтәрелми калмый. Ничә еллар инде халыкны рәнҗетеп яшәүче җитәкчеләр бар. Ә биредә авыл җирлеге башлыгы рәхәтләнеп сөйли: 1248 кешенең пай җирләрен рәсмиләштердек, аларга узган ел 383 тонна печән, 248 тонна салам, 195 тонна ашлык бирелде. Пай җирләренең салымын — 350 мең сумны, килешүдә каралганча, ширкәт түләгән. Һәр елны шулай, бернинди проблема юк. Халыкка терлек азыгын җитәрлек биргәнгә шәхси хуҗалыклар терлекләр күп асрый. Узган ел 13714 центнер сөт сатылган, бер сыер уртача 43530 сум керем китергән.
Ширкәтнең уңышлары республикада да билгеле. “Ак Барс” холдинг компания-сенең авыл хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Камил Галиев тә үзенең чыгышында шул турыда әйтте.
Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары буенча идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова пенсия системасындагы яңалыклар белән таныштырды.
Шушмабашта үткән хисап җыелышында “Северный” ширкәте баш белгечләре, үз тармакларындагы эшне белеп, анализлап чыгыш ясадылар. Ширкәт җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин хезмәт коллективлары, терлекчеләр, механизаторларның һәркайсына бәя бирде, мактыйсын мактады, эшләп җиткерелмәгән урыннарны йомшак, әмма аңлаешлы итеп әйтеп үтте.
— Башкалары да Носы бригадасы кебек эшләсә, күрсәткечләребез күпкә югары булыр иде, — диде ул.
Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов дәүләт программалары буенча башкарылган эшләргә тукталды. Сәрдәбашка асфальт юл килде, Шушмабаш урта мәктәбе ныклап төзекләндерелде.
Әлеге җыелышларда катнашкан район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов өч хуҗалыкның да эшчәнлеген уңай яктан бәяләде, уңышлар теләде.
Наласа авыл җирлегендә үткән җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты. Бу җирлеккә кергән авылларда яшәүчеләр дә дәүләт программаларының тормышка ашырылуын күреп торалар. Наласада яңа медпункт төзелде, мәдәният йорты ныклап төзекләндерелә. Быел Наласага асфальт юл киләчәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз