“Созвездие–Йолдызлык-2015”

2015 елның 20 феврале, җомга
Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Созвездие–Йолдызлык-2015” эстрада сәнгате яшьләр фестиваль–бәйгесенең сайлап алу турына нәтиҗә чыгарылды. Бәйгедә районның 14 мәктәбеннән 68 аерым җырчы һәм 12 коллектив катнашты. Финалга 25 җырчы, 4 коллектив үтте. Җиңүчеләр 23–24 мартта Биектауда үтәчәк зона ярышларында район данын яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International