“Ничек матур бу дөнья!”

2015 елның 20 феврале, җомга
Казанда “Ничек матур бу дөнья!” дигән яшь рәссамнар һәм декоратив-кулланма сәнгать осталары республика бәйгесе булды. Анда Арча сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты. “Рәсем сәнгате” номинациясендә “Арчага рәхим итегез” композициясе, “Дизайн” номинациясендә укучыларга мәктәп формалары эскизлары өчен сәнгать бүлеге укучысы Айгөл Хуҗина (укытучысы Раилә Фәтхуллина), “Декоратив–кулланма сәнгать” номинациясендә агачны уеп бизәк ясау бүлеге укучылары Искәндәр Исмәгыйлев, Адель Гомәров, Булат Хәкимов, Радик Насыйбуллин, Дәниф Рәхимҗанов, Иван Артемьев, Эмиль Абдрахманов (укытучылары Нияз Миннемуллин) беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Укытучыларга Татарстан Республикасы Мәдә-ният министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International