Арча район китапханәсендә район ветераннар советы президиумының чираттагы утырышы булды

2015 елның 20 феврале, җомга
Арча район китапханәсендә район ветераннар советы президиумының чираттагы утырышы булды. Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев, “Казан арты” тарих–этнография музее директоры Ришат Камалов Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан үз коллективларында нинди эшләр алып барылуы турында сөйләде. Кәче ветераннар оешмасы рәисе Рәсим Солтанов һәм Яңасала ветераннар советы җитәкчесе Оркыя Мөхәммәтҗанова бу өлкәдә үз хезмәтләре белән таныштырды. Шулай ук ветераннар җәмәгатьчелеге игътибары үзәгендә булган берничә мәсьәлә буенча да фикер алышулар булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International