Бушлай килгән әйбер кыйммәткә төшә

2015 елның 20 феврале, җомга
Бушлай килгән әйбер кыйммәткә төшә
Төзелеш материалы кирәк булса нишлисең инде — кибеткә барасың да акчаңны түләп сатып аласың. Шөкер, хәзер бөтен әйбер бар.
Ә менә Яңа Ашыт авылында яшәүче Илдар Нәҗметдинов болай мәшәкатьләнеп кибеткә барып тормый, өстәвенә акчасын да яңга калдыра. Ул, үзенең “Беларус” тракторын кабызып, “Вамин–Мәрҗани” ширкәтенең гаражына китә. Капка ачык, каравылчы–мазар юк, эчкә үк керә бу. Трактор чүмече белән 8 бетон плитәне арбага сала. Аларны үз хуҗалыгына алып кайта, сарай тирәсенә җәеп тә куя, менә дигән тротуар килеп чыга, карап торырга ук матур. Әмма хокук саклаучылар алай мактап тормадылар үзен, чит милекне урлаган өчен җинаять эше кузгаттылар. Аңа ширкәткә китергән зыянны түләргә туры килде, өстәвенә тиешле җәзасын да алды.
Булат БИЛАЛОВ,
тикшерүче,
юстиция капитаны
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International