Инвалидны кыйнаган

2015 елның 20 феврале, җомга
Инвалидны кыйнаган
Арча районы җәмәгать суды Киров өлкәсендә туган, хәзер Яңа Чүриле авылында яшәүче 28 яшьлек Сергей Ефремовка карата РФ Җинаять кодексының 116нчы маддәсе 1нче бүлегендә каралган җинаять ясауда (кыйнау һәм башка көч кулланып ясалган гамәл) эш карады.
Җинаять эше материалларынннан күренгәнчә, 2014 елның 22 ноябрендә элек хөкем ителгән Сергей Ефремов исерек килеш Иске Чүриле кибетенә барганда шушы авылда яшәүче, балачактан икенче төркем инвалид И.Исламов белән сүзгә килә. Ефремов аңа бәйләнеп кенә калмый, җиргә егып, куллары һәм аяклары белән суга. Зыян күрүченең ярдәмгә килгән авылдашлары Ефремовның җинаятьчел гамәл-ләрен туктаталар.
Судта ир үз гаебен тулысынча таныды. Суд, җинаять эше нәтиҗәләре буенча С.Ефремовны гаепле дип тапты һәм хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тотып калып, 4 айга төзәтү эшләренә хөкем итте. Билгеләнгән җәзаны хөкем ителүче төп эш урынында үтәячәк.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
район прокуроры урынбасары,
юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International