Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Эшмәкәрләр өчен яңалыклар
2015 елның 20 феврале, җомга
Эшмәкәрләр өчен яңалыклар
Эшмәкәрләрнең семинар–киңәшмәсен “Алгарыш” эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Назыйм Сибагатов алып барды. Казаннан республиканың районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләүче бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин, Татарстанның эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге җитәкчесе урынбасары Лариса Парфенова кайтты. Анда район икътисад бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов катнашты.
— Салым түләү өлкәсендә күп үзгәрешләр булды, — дип сөйләде Мөнир Шәйдуллин. — 2015 елның 1 гыйнварыннан эшмәкәрләр НДС декларация-сен электрон рәвештә генә бирәчәк. Аны тапшыру срогы да үзгәрде. Узган ел һәр кварталныкын айның 20сенә кадәр тапшырсагыз, быел ул 25енә кадәр озайтылды. Товарны сатып алу һәм сату кенәгәләре дә электрон рәвештә алып барылачак. Бу товарны җитештерүдән алып сатуга чыгарганчы — барысы да ачык күренсен өчен эшләнә.
2015 елның 1 гыйнварыннан милек салымында да үзгәрешләр бар. Мәсәлән, йортлар базар бәясенә якын торган кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. Узган ел ул базар бәясеннән ерак торган инвентаризация бәһасеннән чыгып эшләнде. Салым йортның 50 кв. метрына, фатирның 20 кв. метрына, бүлмәнең 10 кв. метрына салынмый.
— Кадастр бәясен “Рос- реестр” билгели. Риза булмаучылар булса, 2015 ел дәвамында “Росреестр”га хат яза аласыз, — дип аңлатты Мөнир Шәйдуллин. — 2015 ел өчен салымны 2016 елда түләү каралган. Шунлыктан хәл итәсе мәсьәләләрне быел ачыклап куярга кирәк.
Салымнарны түләү срогы да үзгәргән. Быел соңгы чик — 1 октябрьгә кадәр, узган ел ул 1 ноябрьгә кадәр иде.
Пенсионерларга милек салымына ташламалар саклана. Әмма быелдан пенсионерларга һәм ташламалар каралган башка категориядәге кешеләргә һәр төрдәге милек объектларының берсенә генә ташлама каралган. Хәтта бер пенсионер исемендә 76 йорт теркәлүе ачыкланган. Мөгаен, мондый алдашулар килеп чыкмасын өчен кертелгән үзгәреш бу.
— Салымны вакытында түләү әһәмиятле, — дип сөйләде Мөнир Шәйдуллин. — Хәтта 1 тиен әҗәт тә сезнең эшкә аяк чалачак.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең бүлек җитәкчесе Марат Рәхмәтуллин:
— Районда 92 эшмәкәрнең Пенсия фондына бирәчәге бар, — дип сөйләде. — Кайбер эшмәкәрләрне табып та булмый. Бирәчәге булганнарга штрафларның күләме артты.
МЧСның дәүләт янгын күзәтчелеге җитәкчесе урынбасары Раил Галимуллин эшмәкәрләр өчен шатлыклы хәбәр җиткерде:
— Планлы тикшерүләр быел булмаячак.
Эшмәкәрләр өчен “Күзәтчелек каникулы”на сөенергәме, әллә көенергәме? Пермьдәге “Хромая лошадь” кафесында булган вакыйга сабак булды, югыйсә.
Район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Низамова, яңалык булмаса да, эшмә-кәрләрне кызыксындырырлык хәбәр әйтте.
— Инвалидларны эшкә алсагыз, аларның тормыш шартларын яхшырту максатыннан 72 мең сум акча каралган, — дип сөйләде ул. — Бу акчага компьютер һәм инвалидка эшләү өчен башка кирәк–яракларны алырга була.
Республиканың эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге җитәкчесе урынбасары Лариса Парфенова:
— Проблемаларыгыз булса, безгә мөрәҗәгать итегез, — дип тәмамлады чыгышын.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз