Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тырышлыгы бәяләнде
2015 елның 20 феврале, җомга
Тырышлыгы бәяләнде
Арча педагогика көллиятенең 3 курс студенты Рифат Гайнетдинов 2013–2014 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Карары белән махсус дәүләт стипендиясенә лаек булды.
Яңасалада яшәп, Арчаның бер шәхси ширкәтендә юллар салучы булып эшләүче Илшат белән чирек гасырга якын педагогик стажлы Илфаниянең икенче уллары ул Рифат. Тырышлык сыйфаты кечкенәдән күңеленә сеңеп үскән. Мондый дәрәҗәгә ирешкән егет мәктәп елларында ук уку алдынгысы булгандыр, дип уйлап, соравымны бирәм Рифатка. Ялгышмаганмын икән.
— Яңасала мәктәбендә укыганда төрле фәннәрдән олимпиадаларда катнаша идем. 9 сыйныфка Төбәк–Чокырча мәктәбенә (хәзерге 7нче мәктәп) килгәч тә йөрүемне дәвам иттем, — дип сөйләп китте ул. — Мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогика көллиятенә кердем. Башлангыч сыйныфлар һәм информатиканы тирәнтен өйрәнү бүлегенә. Уңышларым 2 курста укыганда башланды. Апрель аенда республика күләмендә информатика буенча олимпиадада катнашып, 3нче урын яулауга ирештем. Укырга кергәч тә көллияттә чаңгы секциясенә йөри башлаган идем, 2 курста район буенча призлы урыннарга, ДОСААФ өчен район данын яклап республика күләмендә чаңгы ярышларында катнашып, призлы урыннарга ия булдым. Укуда да яхшы билгеләренә укып бара икән Рифат. “Тырышам инде”, — ди. Укытучы әнисенең гомере буе мәшәкатьле хезмәт иясе икәнлеген күреп үссә дә, шул һөнәрне сайларга булган ул. Абыйсы да берничә еллар элек әлеге көллиятне тәмамлаган булган. Арча эчке эшләр бүлегендә участок уполномоченные булып эшләүче Ришат абыйсы Рифат өчен өлге. Аның “Тырышып укы, югалмассың”, — дигән киңәшен тота ул. “Абый Ватан алдындагы бурычын үтәп армия сафларында да хезмәт итеп кайтты. Армиягә бару — егет кешенең бурычы, вакыт җиткәч, мин дә барачакмын”, — ди.
Ә укуына килгәндә, буш вакытлары юк диярлек егетнең. Дәресләрдән соң түгәрәкләргә ашыга: кышын — чаңгыга басса, җәен роллерда җилләр белән узыша. Ялларда авылга кайтканда да йорт эшләренә булышканнан соң чаңгыда авылының кырлары буйлап туган җиренең гүзәллеген манзара кылып кайтуны гадәткә керткән. Җәйне ярата икән Рифат. “Якыннарым янында озын җәйнең узганы да сизелми. Җәй көне ел буена җитәрлек көч җыям”, — ди. Әдәбият дөньясы да ят түгел егеткә, күбрәк классик әдәбиятка өстенлек бирә.
Ә укудагы уңышларына килгәндә, төркем җитәкчесе Гөлнара Гарипованың, көллият директорының, укытучыларның һәм әти–әнисенең дә тырышлыгы нәтиҗәсе дип саный, аларга рәхмәтле булуын әйтә.
“Тирә–ягымдагы һәркем һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Алар юнәлеш, көч биреп күңелемне үсендереп тормаса, уңышларга ирешүләре авыр булыр иде”, — ди. Яшьтәшләренә дә үзенә елмайган кебек уңышлар тели. “Сәләте булганнарга тырышырга кирәк. Ялкаулыгыңны җиңеп, буш вакытыңны юкка уздырмыйча, бар җирдә дә өлгерергә тырышсаң, бер шөгыль икенчесенә, уңышлар да бер–берсенә ияреп бара”, — ди.
Райондашларыңа киләчәктә дә синең республика күләмендә бәяләнгән хезмәтләреңне ишетеп горурланып яшәргә язсын, Рифат!
Розалия САФИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз