Йөгерә дә йөгерә Хәлил

2015 елның 20 феврале, җомга
Йөгерә дә йөгерә Хәлил
Курса–Почмак мәктәбе физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов кебек 50 яшьлек юбилеен үткәргән кеше юктыр, мөгаен.
8 февральдә, шимбә көнне, иртәдән йөгерә башлый ул. “Ак барс” агрокомплексы”нда спорт эшләре өчен җаваплы Хәлил команданы Арчага гер, кул көрәше, шахмат ярышына алып килә. Кул көрәшендә 1нче урынга лаек булалар, гер күтәрүдә 3нче урынны, шахматта 3нче урынны алалар. Шул ук көнне “Ак барс” агрокомплексы” территориясендә татарча көрәш ярышы да оештырыла. Анысында команда җиңә. Шулай да, Хәлил кичке мәҗлескә кайтып өлгерә!
Иртәгесен иртүк торып, Арчага чаңгы ярышына китә. Ахырдан көчкә өстерәлеп килгәндер, дисезме, юк, өченче урынны ала! Менә шундый ул тиктормас Хәлил! Бер урында басып тора алмый, гел йөгерә, башкаларны да йөгертә.
Хатыны Ләйлә белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Ике оныклары бар. Ләйлә ханым биология фәненнән укыта.
Хәлил ул безнең актив хәбәрче дә. Спорт буенча үзләрендә оештырган чаралар турында язып тора, уңышлары белән уртаклаша.
Хәлил, исән–сау бул, гел шулай йөгереп тор, башкаларга да тынгылык бирмә, тагын да шулай уңышларга ирешергә язсын!
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International