Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Күңелендә аның Масра басуы
2015 елның 20 феврале, җомга
Күңелендә аның Масра басуы
Моннан 15 еллар тирәсе элек бер җыр популярлашып китте:
Ниләр булды сиңа гөлем,
Нигә дип саргаясың.
Сулар сибәргә әнкәм юк,
Әллә аны юксынасың.
Радиодан да яңгырый, телевизорда да шул, сорап җырлатучылар әллә ничаклы. Иң кызыгы — җырны башкаручының да, сүз һәм көй авторларының да фамилиясе бер үк — Минһаҗевлар: Зөлфия, Наил, Мөхтәр. Аларны туганнар ахры, дип фикер йөртүчеләр булмый калмагандыр. Кем уйлаган бит шул чакта сүз авторы безнең якташыбыз — Югары Масраның хәтфә чирәмнәрендә тәгәрәп үскән Наил абый икәнлеген һәм әнисе вафатыннан соң тәүге тапкыр язылган шушы сагыш хисләре тулы шигырьнең җыр булып дөньяга чыгасын, иҗат дөньясына Наил Минһаҗев атлы егетне чыгарасын?!
Әнә шул Наил абый узган атнада “Казан арты” тарих–этнография музеена якташлары белән очрашуга — иҗат кичәсенә кайтты. И, рәхәтләнде кичәгә килүчеләр Арча педагогика көллияте студентлары башкаруында һәм Курса–Почмак мәктәбе укучылары әзерләгән сәхнә күренеше аша Наил абый сүзләренә язылган моңлы җырлар һәм шигырьләрне тыңлап!
Мәхәббәт тулы җыр текст-ларына караганда яшь кешедер дип уйлаучылар ялгыша, узган ел ноябрьдә Наил Минһаҗев 60 яшен тутырган. Әнә шул гомер бәйрәменә ул 100дән артык җырга салынган шигырьләре (алар бүгенге көндә һәммәсе профессио-наль җырчылар тарафыннан сәхнәләрдә башкарыла), 2 китабы, 1 җырлар тулы дискы белән аяк басты. Болар — иҗат җимешләре. Ә гаилә хәленә килгәндә, Наил абый пар канаты Әлки районы кызы Мәдинә апа белән, 39 ел гомер кичереп, балалары Динара белән Динарны тәрбияләп, олы тормышка очырганнар, хәзер оныкларын үстерешергә булышып яшиләр.
Туган авылы белән элемтәсе беркайчан өзелмәгән-леге, сагынып кайтып керер җире, шатланып көтеп торучы якыннары – абыйсы Нәкыйп һәм җиңгәсе Наилә апа булуы белән бәхетле Наил абый. “Туган якны сагынып яшим. Авылга ике айлап кайтмый торсам, төшемә яшьти Габделнур керә”, — дип шаярта. Өстәвенә, бик еш яшьлек еллары да искә төшеп йөдәтә. Яшь чакта кич клубка чыгар өчен атна саен шәһәрдән авылга ашыгалар иде бит. Хәтта Мәскәүгә китеп эшләгәндә, анда фатир алып урнашып кала алу мөмкинлеге булса да, авылга якынрак булу, гел кайтып йөри алыр өчен Казанга кайтып төпләнә. Әнә шул туган җиренә мәхәббәте гомеренең бишенче дистәсен төгәлләү ягына авышканда кулына каләм тоттырып, сагыну, ярату хисләрен кәгазь битләренә төшерергә мәҗбүр итә.
Мәхәббәт турындагы шигырьләре күңелнең төрле халәтен чагылдыра. Тәүге китабы чыккач, Мәдинә апа: “Кемнәргә багышлап яздың?” — дип үпкәләп тә алган. “Алар үз башымнан кичкән вакыйгалар түгел. Каяндыр берәр фраза яки кемнеңдер язмышының бер өлешен ишетү җитә миңа, уйлап йөри торгач, шигырь булып кәгазь битләренә күчә”, — ди гомерен автослесарь хезмәтенә багышлаган Наил абый. Бүгенге кичәдә ул якташлары — Масра ягыннан искән җилдән сәлам алып килүчеләр белән күрешүгә дә иреште. Наил абыйның шатлыгын уртаклашырга Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина, Курса–Почмак мәктәбе директоры Нурзилә Сабирҗанова һәм Гөберчәк музее директоры Халидә Габидуллина килгән.
Сиңа һаман тартыламын
Туган ягым туфрагы,
дип сагыну хисләрен җиткерүче Наил абыйның күңеле инде җәйне, җиләк җыяр чакларны, печән чапкан вакытларны, туганнары белән оештырылачак Сабантуйны һәм бүгенге кичәдән алып киткән ил-һам йогынтысында язылган шигырьләрне яңгыратыр мизгелләрне көтә.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз