Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Әллә туктаргамы — бирешмә!
2015 елның 20 феврале, җомга
Әллә туктаргамы — бирешмә!
Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) чаңгы ярышында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев үзе дә катнашты. 40 яшьтән узган ир–атлар арасында ул финишка беренчеләрдән булып килде.
Әйе, спортны гомерлек юлдаш итеп алган педагоглар бар. 5нче гимназиянең педагог–оештыручысы Гүзәл Абдуллинаның җәйге айларда Арча станциясеннән велосипедта эшкә йөргәнен күпләр белә. Ярышта да ул чаңгыда матур йөрүе белән сокландырды.
— Кышын чаңгыда йөрим, бассейнда йөзәм, — ди ул. — Спорт миңа яхшы кәеф бирә.
Сөбханалла, 49 яшьлек Кече Төрнәле башлангыч мәктәбе укытучысы Дания Фәхриева, 35 яшьтән өлкәнрәкләр ярышында яшьләрне артта калдырып, финишка 2нче килде.
— Әле дә мин җай туры килгәндә үземнең балалар белән (өчәү), алар да спортны ярата, йөгереп кайтам, — ди Дания ханым.
Яңа Кишет мәктәбе директоры Фарсель Минҗанов кыш башланганнан бирле 6 сыйныфта укучы кызы Фирүзә белән чаңгыда шуа.
40 яшьтән узган ир–атлар арасында беренче унлыкта финиш биргән Вәсим Бәдертдинов (Носы мәктәбе директоры):
— Кичләрен иптәшем белән чаңгыда чыккалыйбыз, — ди. — Мәктәптә укучыларга җитәрлек чаңгы бар. Балалар дәрестә үз чаңгылары белән түгел, мәктәпнеке белән шуа.
— 1 километр араны узу кыен булмадымы? — дип сорыйм.
— Ярышта “әллә туктаргамы?” дигән чиккә җитәсең, әмма “бирешмә!” дигән үҗәтлек финишка алып килеп җиткерә. 50 яшьтән узганнарны аерым ярыштырырга кирәк, минемчә.
9нчы балалар бакчасында эшләүче Резедә Хәбибуллинаның чаңгыда бар дөньясын онытып, томырылып чабуына сокланып карап тордым. Ярышларны алып баручы Арчаның 7нче мәктәп физкультура укытучысы Булат Гәрәев:
— Чаңгычы ул безнең! — дип таныштырды.
Резедә 35 яшькә кадәрлеләр арасында 1нче урынны алса, 4 хатын–кыздан торган эстафета ярышында да команданы беренчелеккә чыгарды. Афәрин!
10нчы балалар бакчасы физик күнегүләр тәрбиячесе Ирина Газизова, үз дистанциясендә чаңгысына зыян килгәч, каушап, аптырап калмаган, чаңгыларын кулына тотып, кардан бата–чума йөгереп килеп, хезмәттәшенә эстафетаны тапшырды. Соңгы нәтиҗә — команда 3нче урынны алды!
Яңа Кенәр балалар бакчасыннан Гөлнар Гайнуллина, Наилә Зарипова, Резедә Хәмзина, Эльвира Абдрәшитова авылдашлары, ветеран укытучы Фидалия Шәяхмәтованың көн дә чаңгыда йөрүен сөйләделәр.
Үз дистанцияләрендә менә кемнәр җиңүче булды: 9нчы бакчадан Резедә Хәбибуллина, Курса–Почмак мәктәбеннән Чулпан Шиһапова, Яңа Кенәрдән Рәмис Хәйруллин, Сикертән мәктәбеннән Разил Нәбиуллин. Хатын–кызлар эстафетасында 9нчы бакча командасы — 1нче, 8нче бакча — 2нче, 10нчы бакча командасы 3нче урынны алды. Катнаш эстафетада Яңа Кенәр мәктәбе — 1нче, Иске Кырлай — 2нче, Лесхоз мәктәбе командасы 3нче урынга лаек булды. Гомумән алганда, Иске Кырлай мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы — 1нче, Яңа Кенәр мәктәбе — 2нче, Лесхоз мәктәбе 3нче урынны алды.
— Кояшлы матур көндә, ап–ак җемелдәвек кар өстеннән чаңгыларда йөрүе шундый рәхәт! — ди Укучылар сарае педагогы Дамир Таҗиев.
Быел бу рәхәтлекне татымаучыларга чаңгыларда йөрергә вакыт бар әле.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз