Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Гомерне бит еллар билгеләми
2015 елның 20 феврале, җомга
Гомерне бит еллар билгеләми
Гомернең бар язы, көзе, җәе, дибез. Бәлкем, шулайдыр да. Язы яшьлек белән тәңгәл килсә, көзе... Юк, картлык турында әйтергә, ничектер, тел әйләнми. Чөнки һәр чор үзең өчен ямьле язга, чәчәкле җәйгә тиң.
Яшь чагыңда үз гүзәллегең белән күпләрне таң калдырсаң, олыгайгач, балаларың — гүзәл энҗе бөртекләрең өчен шатланып туя алмыйсың, аларны күреп үзеңне дә яшьлегеңә әйләнеп кайткандай хис итәсең. Арчада яшәүче шушы көннәрдә үзенең 95 яшен тутырган Әминә Зинурова һәм 90нчы кышын каршылаган Нәкыя Шакирова белән очрашу вакытында башка нигәдер шундый уйлар килде. Икесе дә алдан сөйләшеп куйган кебек:
— Балалар, оныклар кадерендә яшим. Олыгайган көнемдә мин алар белән бик бәхетле, — диде.
Әминә Зинурова тумышы белән Яшел Үзән районы Норлат авылыннан. Казан фельдшерлар әзерләү мәктәбен тәмамлаганнан соң, Әтнә хастаханәсенә эшкә җибәрелә. Бу 1935 ел була. Сугыш башлангач, аны Казанга 2783 номерлы эвакогоспитальгә җибәрәләр. Шунда шәфкать туташы булып сигез ел хезмәт итә, медицина хезмәте капитаны дәрәҗәсенә күтәрелә, башта комсомол, аннан, кулына партбилет алгач, партия оешмасы секретаре вазыйфаларын башкара. Эвакогоспиталь таркалгач, беренче шәһәр хастаханәсендә эшли. Касыйм Зинуров белән гаилә кора, балалары туа. Азнакай якларына китеп, анда да хастаханәдә шәфкать туташы була. Юбилей медальләре белән бүләкләнә, 1970 елда исеме республика юбилей “Хезмәт даны китабы”на кертелә. Ә Арчага Әминә апа 1975 елда биредә яшәгән бердәнбер кызы Луизага ярдәм итәргә килә, ике оныгын тәрбияләүдә булыша, хәзер өч оныкчыгы өчен сөенеп яши.
Луиза ханымны Арчада белмәгән кеше юктыр. Гомере буе район даруханәсе мөдире булып эшләде ул. Ихтирамлы, абруйлы кеше. 13 ел дәвамында сукыр булып утырган әнисен бөтен күңел җылысын биреп тәрбияли, аңа кадер–хөрмәтен күрсәтә.
— Әни — йортыбызның күрке. Кияве дә аны әни, дип кенә тора. Оныклары, оныкчыклары да бик ярата. Исән генә була күрсен, — ди Луиза ханым.
Нәкыя апа янында да кызлары Наилә белән Фәридә, оныклары Милена бөтерелеп йөри. Нинди матур картлык. Сокланырлык. Балаларың шулай кадерли икән, димәк, дөрес тәрбия бирә, аларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияли алгансың.
— Аллага шөкер, бернинди зарым юк. Рәхәттә, балаларым игелеген күреп яшим. Безгә тагын ни кирәк? — ди ана үзе дә.
— Безнең әни Яңа Кишетнеке. Башта Пермьдә яшәгәннәр, 1950 елдан бирле Арчада. Әтие-без сугышта булган. Безнең бәхетебезгә исән–имин кайткан. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Әтиебез инде вафат. Әниебез үзе сугыш чорында Арча крахмал заводында эшләгән, “1941–1945 елларда тырыш хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Ә аннан соң, лаеклы ялга чыкканчы, сәүдә системасында хезмәт иткән. Без аның белән чиксез горурланабыз, — диләр кызлары Наилә белән Фәридә.
Нәкыя апага сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак махсус программа нигезендә фатир да биргәннәр. Игелеген күрү насыйп булсын, Нәкыя апа.
Олы юбилейлары белән өлкәннәрне котларга ул көнне район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев килде.
— Сез балаларыгыз, якыннарыгыз, туганнарыгызга гына түгел, тыл ветераннары буларак җиңү өчен куйган тырышлыгыгыз, аннан соң керткән хезмәтегез, кыскасы, безнең арада булуыгыз белән дә бик кадерле. Яшь буын сезнең кебек олуг затлардан үрнәк алып яши, эшли. Исән–имин булыгыз, балаларыгыз өчен сез өйгә нур бирүче илаһи зат, — диде Любовь Михайловна юбилярларга чәчәк бәйләмнәре һәм истәлек бүләкләре, ә иң кыйммәтлесе — Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырып.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз