Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәдәнияттә дә беренче урында — сыйфат
2015 елның 20 феврале, җомга
Мәдәнияттә дә беренче урында — сыйфат
2014 ел Мәдәният елы буларак игълан ителгән иде. Бу чорда районда мәдәният өлкәсендә нәрсәләр эшләнде? 4 февральдә үткән хисап җыелышында сүз шул хакта барды.
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов мәдәният учреждениеләре, китапханәләр системасы, музейлар, сәнгать мәктәбе тарафыннан башкарылган эшләргә, матди–техник базасына, кадрлар мәсьәләсенә, халыкны мәдәни чаралар белән тәэмин итүгә, түләүле хезмәтләр күрсәтүнең торышына тукталды.
— 2014 елда Арча районы мәдәният учреждениеләре тарафыннан күп төрле түләүле хезмәтләр күрсәтелде. Түләүле мәдәни хезмәт күрсәтүдән алынган керем матди–техник базаны ныгыту, хезмәткәрләрнең эш хакларына өстәмәләр һәм башкалар өчен тотыла. Агымдагы елда бу юнәлештә эшне тагын да көчәйтү максаты куелды, — диде Рамил Мөхетдинов. — Бүгенге көндә район мәдәният тармагына 137 учреждение — 78 мәдәният йорты һәм клуб, 57 китапханә, 3 филиалы булган музей керә. “Авыл клубларын төзү” республика программасы кысаларында Пөшәңгәрдә күпфункцияле үзәк сафка басты. 2015 елда Иске Иябашта шундый ук бина файдалануга тапшырылачак. Авыл җирлеге ярдәме белән Апаз мәдәният йорты ныклап төзекләндерелде. 2015 ел ныклап төзекләндерү программасына Наласа һәм Иске Чүриле мәдәният йортлары керде. Барлык биналарда агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылды.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе уңышлы эшләп килгән һәм төрле төбәкара, республика бәйгеләрендә, конференция, семинарларда актив катнашкан мәдәният хезмәткәрләрен аерым билгеләп үтте. Күпләрне кызыксындырган хезмәт хакы темасына да кагылды.
— Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артты, ул бүген уртача 14512 сум. Әмма бу уртача хезмәт хакы. Аз алганнар да бар. Чөнки ул хезмәткәрнең белеменә һәм стажына карап билгеләнә. Аннан яхшы эшләгәннәргә кызыксындыру премияләре дә бирелә, — диде идарә җитәкчесе.
Кайбер урыннарда мәдәният учреждениеләре гөрләп тора, ә менә авыл яшьләре шикаятьләренә колак салсаң, кайбер-ләре юньләп ачылмый да. Авыл халкына мәдәни чара булсын һәм шундыйларны уятып та җибәрсен өчен быел һәр авыл мәдәният йорты һәм клубына спектакльләр, концертлар куярга кушылды. Берничәсе Арча Мәдәният йортында да чыгыш ясады инде. Тик район тамашачысына тәкъдим итү өчен яхшы әзерлек кирәк. Тамгалау өчен генә куелган әйберләрне ул кабул итми. Димәк, мәдәният хезмәткәрләренә бөтен белемнәрен һәм тырышлыкларын эшкә җигәргә туры киләчәк. Сикертән мәдәният йорты каршындагы үзешчән драма коллективы, Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре”н сәхнәләштереп, Казанда абруйлы жюри әгъзалары алдында чыгыш ясады һәм “Халык коллективы” исеменә лаек булды. Димәк, башкаларга да уйланыр урын бар.
Хисап җыелышында шулай ук 2015 елга бурычлар куелды.
— Мөмкинлекләр җитәрлек, — диде Рамил Мөхетдинов. — Тырышып эшләргә генә кирәк. Хезмәтеңне чын күңелдән яратып башкарсаң, аңа акча алу урыны дип кенә карамасаң, төрледән-төрле кызыклы идеяләр белән янып яшәсәң һәм аларны тормышка ашырсаң, халыкта сәхнәгә карата мәхәббәт тәрбияләп була.
Соңыннан мактаулы хез-мәткәрләргә һәм алдынгы коллективларга бүләкләр тапшырылды.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз