Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Геройлыкка тиң батырлык
2015 елның 20 феврале, җомга
Геройлыкка тиң батырлык
Бөек Ватан сугышында Арча районыннан дүрт кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Әлеге исемгә тәкъдим ителеп тә, ни сәбәпледер бирелми калган берничә якташыбыз бар.
Зиннәтуллин Әсгать Зиннәтулла улы, 1922 елда Носы авылында туган, 1942 елның май аеннан фронтта, укчы рота командиры, капитан. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. 1945 елның 15 маенда аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәләр. Әмма фронт Хәрби Советы Александр Невский ордены бирергә дигән нәтиҗә ясый. Әлеге орден да зур бүләк, аның белән полководецларны гына бүләкләгәннәр, 65 нче Армия-дә аны 6 кеше генә алган.
Әсгать агага сугыштан исән кайту бәхете тия. Ул мәктәптә физик тәрбия һәм хәрби күнекмәләр укыта. Соңрак трактор, комбайнда эшли, партоешма секретаре була. Хатыны Фәрбизә белән өч ул, бер кыз үстерәләр.
18 февральдә Носы мәктәбендә каһарман якташлары истәлегенә багышлап бик матур кичә үткәрделәр. Әсгать Зиннәтуллинның дүрт баласы да килгән иде. Анда ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов, тыл һәм хәрби хезмәт ветераннары, авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов, мәктәп директоры Вәсим Бәдретдинов катнашты. Укучылар башкаруында сугыш башланган көн, авыр югалтулар китергән сугыш чоры күз алдыннан үтте.
Сугыш чоры балалары Маһиәфтаф Усманова, Флера Сафиуллина үзләренең истәлекләрен сөйләделәр. Тылда да бик авыр булган ул елларда.
— Минем әти мал табибы иде, — диде Маһиәфтаф апа. — 1942 елда ул фронтка атлар белән китте. Әни 4 бала белән калды, шул елны бишенчебез туды. Әни иртән сәгать икедә эшкә чыгып китәр иде. Сугышның соңгы елларында аеруча кыен булды. Кычыткан, алабута, урман, сыер безне ачлыктан коткарды. Әти әнигә: “Сыерны бетермә, балалар ачтан үлмәсен”, — дип яза иде. Атлар, сыерлар хәлсезләнеп егыла, алар да ач иде. Бәхетебезгә әти исән кайтты, тора–бара без 12 бала булдык.
Авылдашлары жиңү көнен якынайту өчен үз–үзләрен аямый хезмәт иткәндә Носы егете Әсгать Зиннәтуллин дошманга каршы каһарманнарча сугыша. “Иптәш Зиннәтуллин Ә.З. 1945 елның 18 апреленнән 22 апреленә кадәрге чорда Одер елгасын кичү өчен барган сугышларда зур тәвәккәллек, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтте.
Дошманның өермәдәй ут ачуына карамастан, капитан Зиннәтуллин үзенең шәхси кыюлыгы, батырлыгы белән сугышчыларны ярсулы һөҗүмгә рухландырды. Ул үзенең тормышы белән исәпләшеп тормыйча, сугышчыларны, матди өлешне көймәләрдә елга аша чыгарды, шул ук вакытта торак пункт урамнарында дошманга атака ясап, аны алды. Дошман бик нык каршылык күрсәтте, ярсулы контр-атакага ташланды.
Бу сугышларда иптәш Зиннәтуллин командалык иткән рота 110 немецны юк итте һәм 4 станоклы пулеметны, бер танкка каршы пушканы сафтан чыгарды.
Сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен иптәш Зиннәтуллин Ә.З. Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә лаек.
238нче укчы полк командиры, гвардияче подполковник Гусейнов.
15 май, 1945 ел.”
— Сезнең авыл өчен ул чын Герой! — диде үзенең чыгышында ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов. — Сез аның белән хаклы рәвештә горурлана аласыз. Патриотлык әти–әнине, сыйныфташларны, укытучыларны, туган якны яратудан башлана. Әсгать Зиннәтуллин нәкъ әнә шундый кеше булган, туган илен дошманнан саклау өчен үз–үзен аямыйча сугышкан, аннан соң да намус белән хезмәт иткән, балалар үстергән, лаеклы алмаш калдырган.
Каһарман якташыбызның балалары Алнур, Ильянур, Марат, Гөлнур шундый матур очрашу оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Чыннан да, бик мәгънәле, күңел җылысы биреп әзерләнгән кичә булды ул.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз