Бәйге сәләтлеләрне җыя

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Бәйге сәләтлеләрне җыя
Арчаның балалар сәнгать мәктәбе бинасында “Ел укытучысы — 2015” бәйгесенең район күләмендә йомгаклау этабы узды.
Төрле фән буенча балаларга белем бирүче 10 укытучы бүгенге заман укытучысының балалар белән эшләү алымнары, тырышлык һәм тәҗрибәләрен башкалар белән дә уртаклашты.
40 укытучы арасыннан сайлап алынганнарының һәммәсен бер сыйфат берләштерә — балаларны һәм хезмәтеңне ярату. Бүгенге сайлап алу турына кадәр килеп җиткәнче укытучылар, барлык иҗади фикерләрен эшкә җигеп, жюрига ачык дәресләр тәкъдим итте. Һәм жюри аларның балалар белән эшләү алымнарын яхшы дип бәяләде.
Район күләмендәге бәйге нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче исеменә Арчаның 1нче мәктәбенең математика укытучысы Илнур Хәкимов лаек булды. Призчылар — Арчаның 2нче мәктәбеннән Айсылу Мөхәммәтгалимова, Лесхоз мәктәбеннән Илназ Гыйбадуллин, Апаз мәктәбеннән Хәниф Хәертдинов, Утар Аты мәктәбеннән Зөһрә Касыймова. Башкалар да җиңүче — алар үз номинацияләренең җиңүчеләре.
5–6 мартта Балтачта узачак зона ярышларында көчләрен сынарга Илнур Хәкимов, Арчаның 2нче мәктәбенең химия укытучысы Раилә Әхмәдиева, Лесхоз мәктәбенең физика укытучысы Илназ Гыйбадуллин, Утар Аты мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Касыймова һәм Арчаның 4нче мәктәбеннән Рания Әхмәтгалиева барачак.
Уңышлар сезгә, хөрмәтле мөгаллимнәр!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International