Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сабыр канатлары сынмаган
2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Сабыр канатлары сынмаган
Районда Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырыла башлады. Алар беренче булып шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Минсәвия Миннуллина белән Әминә Сәйфиева күкрәген бизәде. Минсәвия апа белән Әминә апа өчен бу икеләтә сөенеч булды. Чөнки Арча район башлыгы урынбасары Любовь Осина, аларның өйләренә барып, юбилейлары белән котлады, чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре һәм иң кадерлесе — Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын да тапшырды.
— Үзе килә алмадымени? — диде балаларга гына хас беркатлылык белән Арча станциясендә улы Әнис, килене Миләүшә, оныгы Динә белән яшәүче Минсәвия Миннуллина. — Мин аның йөзенә карарга да оялам инде, күрсәм, (телевизордан) башымны читкә борам. Нәрсә әйтә алам инде мин аңа, ул татарча, мин русча белмим. Фотога чәчәкләр белән дә төшерегез инде, Путин да күрсен.
Орчык кадәрле генә, әмма искиткеч нәфис гәүдәле, җитез хәрәкәтле, әле дә яшьлек чаялыгын югалтмаган бу апаның чын күңелдән, сабыйларча самимилек белән әйткән сүзләре йөзләрдә елмаю уятты. Ни дисең инде күпне күргән, күпне кичергән бу апага! Сугыш чорында ачлы–туклы килеш ир–атлар белән беррәттән Пермь өлкәсендә урман кискән, окоп казыган, соңрак 8 ел Казанда төзелештә, аннан лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшләгән ул.
— Аллага шөкер, хәзер мин җәннәттә яшим. Мондый рәхәт тормышны күрү дә насыйп булган икән, — ди ул рәхмәт тулы күзләрен улы Әнискә, аннан килене Миләүшәгә төбәп. — Аның өчен балаларыма рәхмәт.
Миләүшәнең кайнанасына карата булган җылы хисләре йөзенә, күзләренә үк чыккан. Авыру сәбәпле, коляскада утырырга мәҗбүр булган үз әнисен дә янына сыендырган ул. Ходай аңа нык сәламәтлек һәм түземлек бирсен.
Арчада кызы Гөлинә гаиләсендә яшәп ятучы Әминә Сәйфиевага да шушы көннәрдә 90 яшь. Аны котларга балалары, оныклары җыелган. Бар да әниләре, әбиләре турында яратып, хөрмәт итеп сөйли.
— Ул безнең заман әбие. Телевизор яныннан китми, хоккей карый, “Ак Барс” ның иң тугры җанатары, — диләр оныклары көлеп.
Аларга карап Әминә апа да шат елмая. Аның күңеле көр, бүгенге тормышы яхшы, Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылып яши. Ә эчендә ниләр барын үзе генә белә. Ай–һай күп күргән аның башкайлары. Әле дә тыныч кына, күз яшьләрсез искә төшерә алмый.
— 5 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 14 яшемнән колхозда эшли башладым мин. Сугыш елларында кичергәннәрем... Эт тә күрмәгәндер андый газапларны. Башта безне Буага (ул тумышы белән Буа районының Яңа Суыксу авылыннан) аэродром ясарга җибәрделәр. Аннан окоп казыдык, Апас районында блиндажлар ясадык. Көрәкләр белән. Аларның сабын әле дә кулларымда тоям сыман, — ди шул чорларны искә төшереп Әминә апа. — Аннан алты кыз, ике хатынны тимер юл төзергә алып киттеләр. Казан ягына. Агач тачка, көрәк белән 12шәр сәгать эшли идек бит. Ашарга кәбестә шулпасы, ипи юк. Безнең белән бергә тимер юлны әсир немецлар да, төрмәдә утыручылар да салды. Әсирләр күпер төзеде.
Әнә шулай ачлы–туклы килеш Свияжск–Ульяновск тимер юлын төзүдә катнаша алар. Аннан Казанда кирпеч заводында эшли, Норлатка килеп үгез, ат җигеп, Албаба стан-циясенә агач ташый, Мари урманында 5 айга якын урман кисә.
— Анда, ичмасам, ипи бирделәр, — ди Әминә апа. — Кирпеч заводыннан ачлыкка түзә алмыйча качып кайттык. Куркытып кире җибәрделәр. Әле дә хәтерлим, окоп казыганда итегем тишелде. Авылга әтигә ямарга биреп җибәрдем. 60 градус салкында (1941 елны шундый салкын булды) бер кат оек белән, шәлдән портянка ясап кияргә мәҗбүр булдым.
Язмыш, диген. Яраткан бәндәсен шулай гел сыный микән бу? Шундый авырлыклар кичерә, әмма сынмый Әминә апа. Гаилә кора, биш бала үстерә. Ике улының үлемен дә кичерергә туры килә анага. Түзә. Сабыр канатлары аңа сынарга ирек бирми.
— Бик тырыш булды безнең әни. 80 яшькә кадәр сыерын да бетермәде ул. Хезмәттән тәм тапты. Шул аңа яшәргә көч бирде, — ди кызлары Гөлинә белән Буадан махсус әнисен котларга килгән Флера.
— Аллага шөкер, бүгенге көнем бик бәхетле, — ди Әминә Сәйфиева. — Бернинди алтын-көмешләр дә кирәкми. Илебез тыныч булсын, үзебезне Ходай сәламәтлектән аермасын.
Сәхифәне Гөлсинә ЗӘКИЕВА әзерләде
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз