Ходайның яраткан бәндәсе

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Ходайның яраткан бәндәсе
21 февральдә Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышында катнашкан бер төркем ветераннар белән очрашу булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырды. Ветераннар арасында Мөндештән Канәфи Гарипов та бар иде.
Кеше гомере төпсез дәрьяга тиң. Никадәр тирәнрәк үтеп кергән саен, төбенә төшеп җитә алмавыңа инанасың. Мөндештә яшәүче Канәфи Гарипов белән очрашканнан соң шундый фикергә килдем. Искиткеч кеше. Аралашырга да бик рәхәт. Сөйләшеп утыра торгач, хәтта вакытның үткәнен сизми дә калганмын. Төрле яктан сынаган аны язмыш, шуңа ул бүгенге тыныч, рәхәт тормышыннан бик тә канәгать.
— Әтием Гарифулланы хәтерләмим дә мин. 1936 елда вафат булды. Ул чакта миңа бары 4 яшь иде. Әнием берсеннән–берсе кечкенә 4 бала белән тол калды. Өебез бик иске, кечкенә, салам түбәле иде. Тавык та, сарык та юк. “Мин тишек казан белән, абыйлар чабатасыз калды”, — дип әнинең елаганын әле дә хәтерлим. Күрше Фаизә апа шунда: “Ачка үләрләр, әйдә, олы балаларыңны хәер сорарга чыгар. Ичмасам, тамаклары тук булыр”, — дигән. Шулай 2 абыем хәер сорарга чыгып киткән. Берзаман өй җимерелә башлады. Әнинең энесе искеләрдән дүрткә дүрт метрлы салам түбәле өй оештырып бирде, — дип искә төшерә Канәфи абый балачагын.
Әтисенең беренче хатыныннан булган баласы — Канәфи абыйның апасы — укып кайтып тракторга утыргач: “Энем, авыз тутырып аша, ипи бар хәзер”, — ди. Шунда гына алар ипи тәмен белә. Тик ул озак дәвам итми, апалары читкә китә. Әнисенә генә гаиләне туйдыру авыр булганга, 6нчы сыйныфны тәмам-лаган олы абыйсы тегер-мәндә, аннан икенче абыйсы ат караучы булып эшли башлый. Кәҗә алып кайтып куялар.
— Әни ничек түзгәндер. Салым җыялар иде бит ул чакта. “Түләмәсәң, кәҗәңне алып чыгып китәбез”, — дигәч, әни төннәрен лампа яктысында мех терки иде, — ди Канәфи абый. — Аннан сугыш башланды. Башта олы, аннан икенче абыйны фронтка алдылар. Яңадан ачлык башланды. Нишләргә? Аякка чабата да юк. Шунда мин чабата ясарга өйрәндем. Беренче сыйныфны тәмамлагач, йөк өстендә торырга, дип бригадир эшкә алып китте. Көзен тагын укулар башланды. Киенергә юк. Көзге карлы–яңгырлы көндә яланаяк кайтканымны мәктәп директоры да күргән, бу бала аяклары ничек түзә икән, дип аптыраган. Мин авырый да идем. Рахит.
1946 елны ул аяк киемнәре остаханәсенә эшкә керә. Җитәкченең үзен саклап калу өчен гаепне аңа аударып калдыруы нәтиҗәсендә суд каршына баса, аның карары нигезендә 6 ай мәҗбүри эшләргә туры килә. Колхозда ат сбруйлары, ыңгырчаклары, камыт төзәтеп тора. Урман кисү, ашлык чыгару Ка-нәфи абыйны да читләтеп үтми.
Һөнәрле үлмәс, диләр. Армия сафларында егеткә белгән һөнәре бик ярап куя, ул аяк киемнәре төзекләндерә. Кайткач, чирәм җир-ләрне эшкәртергә китәргә хыяллана. Тик колхоз җитәкчесе аңа артельгә эшкә керергә куша. Канәфи авылда үз артелен ачып җибәрә. Әмма күңеле белән ул үзгәрешкә, яңалыкка омтыла. Шуңа, тәвәккәлләп, шахтага чыгып китә. Бәхетсезгә җил каршы, диләр. Авырып, эшсез кала. Тик авылына кайтмый, Үзбәкстан якларына юл ала. Шунда ул болай йөреп тормышта үз урыныңны табып булмавы турында уйлана башлый. Туган ягына кайтып, Үрнәк училищесын тәмамлый, комбайнда эшли, аннан тракторга утыра. Яхшы эшли. “Районның иң яхшы тракторчысы” исемен ала. Мондый уңыш Канәфи Гариповны үсендереп җибәрә. Башына ник укымадым, дигән уй килә. Кичке мәктәпне тәмамлый, аннан совхоз–техникумга китә.
— Иртәгә имтихан, дигән көнне килеп җиттем. Белгәннәремне сөйләп, читтә йөрүләрем, хезмәт тәҗрибәм дә ярап куйды, тапшырдым бит мин имтиханнарымны. Өч елдан кулыма агроном дипломы алдым. Теләгемә ирештем. Аннан МТСка агроном булып урнаштым. 3 ай үтте микән, мине райкомга чакыртып алдылар да, “Ярыш” колхозында рәис булырга тәкъдим иттеләр, — ди Канәфи абый.
Авыллар кушылгач, бригадир, МТСта механик, мастер, прораб була. 10 ел башлангыч партия оешмасын җитәкли. Пенсиягә чыккач та тик ятмый. “12 төрле эштә эшләдем”, — ди. Түбә дә яба, рамнар да ясый, тәрәзә, ишекләр дә эшли. Мәчет салдыру тулысы белән аңа тапшырыла. Үзлегеннән намазга өйрәнә. 10 ел дәвамында авылда мулла булып тора. Хәзер әнә умарталары бар, шулар янында юана.
— Кайчандыр чат башында утырганымны күреп, исән калмас бу бала, дигәннәр. Ә мин яшәдем. Ходайның яраткан бәндәсе булдым. Ни турында хыяллансам, шул тормышка ашты. Акчалы булмадым, акчасыз тормадым, — ди ул. — Хатыным Рафилә белән 55 ел тату гомер итәбез. Ходай биргән бүләк булды ул миңа. Ике ул, бер кыз үстердек, 7 оныгыбыз бар.
— Кайчандыр җимерелергә торган салам түбәле йортта яшәсә, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән үз гомерендә 5 йорт салды ул, — дип сүзгә кушыла моңарчы дәшмичә генә утырган Рафилә апа. — Балаларым да әтиләре кебек бик тырыш, игелекле булдылар. Үзем дә бер дә тик тормадым. Әле дә көчтән килгәнчә балаларга булышырга тырышабыз. Тормышымнан бик канәгатьмен. Мин бик бәхетле хатын.
— Яшьләргә киңәшем шул, — дип аның сүзенә кушыла Канәфи Гарипов. — Яшь, матур, көчле вакытта тырышып эшләсеннәр, балалар тәр- бияләсеннәр, аларга мал-мөлкәт, йорт калдырсыннар. Теләк белән генә баеп булмый, моңа тырышлык, Аллаһы Тәгалә ярдәме кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International