Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Туган җирне саклау — ир–егет эше
2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Туган җирне саклау — ир–егет эше
Ватанны саклаучылар көнендә Арча үзәгендәге Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә төзелгән мемориал янына офицерлар, прапорщиклар җыелды. Мемориалга, Әфганстанда хезмәт иткән ир–егетләр истәлегенә куелган һәйкәлгә, Бөек Ватан сугышы геройлары һәйкәлләренә чәчәкләр салынды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
— Ватанны саклаучылар көне ир–атларга гына түгел, хатын–кызларга да кагыла, — дип сөйләде Илшат Нуриев. — Туган җир әти–әнидән, гаиләдән, туган нигездән башлана… Туган җирне саклау — ир–егетләрнең изге бурычы.
Ватандашларын искә алырга килгән офицерлар, прапорщиклар белән туган илне саклау, армия турында сөйләшәбез. Шушмабаштан килгән өлкән прапорщик Нуретдин Җәләев:
— Егетләргә армиядә хезмәт итүдән курыкмаска кирәк, — дип сөйләде. — Үзем Үгез–Елгадан. Владивостокта диңгез флотында армия хезмәтен үттем. Ике ел хезмәт иткәннән соң, үзем теләп, тагын ике елга калдым. Авылга кайттым. Тракторга утырдым. Әмма мин, хәрби хезмәттән башка яши алмавымны аңлап, Казанга чыгып киттем. Мәскәүдә прапорщиклыкка укып кайтып, Казанда кече авиация белгечләрен әзерләүче мәктәптә эшләдем. Хезмәтемне яратып башкардым. Iнче һәм IIнче дәрәҗәдәге “Аерата хәрби хезмәт күрсәткән өчен” медале белән бүләкләндем. Бу минем бүләкләрнең иң зурысы. Әле мин мәктәптә дә балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә ярдәм итәм.
— Архангельск, Воркута, Печорада хезмәт иттем, — дип сөйли Яңа Иябаштан отставкадагы майор Хатиф Әхмәров. — 23 февраль, 9 май безнең өчен зур бәйрәм. Хәрби киемнәрдән без бу бәйрәмнәрне билгеләп үтмичә калган юк.
Хатиф Тәлгатовичның туганы Арчада яшәүче майор Илгиз Таһиров Казахстанда, Украинада, Чехословакиядә хезмәт иткән офицер. Алар икесе дә, егетләр өчен 1 ел армия хезмәте аз, дип саный.
— Төзүчеләр институтын тәмамладым. Свердловск өлкәсендә төзелеш частендә хезмәт иттем, — дип сөйли Олы Мәңгәрдән подполковник Айдар Шәйхетдинов (хәзер Арчада яши). — Армиядә, үз теләкләре белән барып, заманча техника белән идарә итә алырлык профессионаллар хезмәт итәргә тиеш.
Субаш Атыдан подполковник Булат Нуриәхмәтов:
— Минем әти белән әни Утар Атыда укыткан укытучылар Дания белән Мәгъсүм Нуриәхмәтовлар, — дип сөйли. — Ленинградта укыганнан соң, Байконурда ракеталарны җибәреп торучы часть командиры урынбасары булып хезмәт иттем. Бүген Коркачык кирпеч заводында ремонт хезмәте җитәкчесе булып эшлим. Хәзер армиядә солдатлар хуҗалык эшләреннән азат ителде, шунлыктан алар бер ел эчендә күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Элек армиягә алмый торсалар, егетләр хәрби комиссариат ишегалдын таптап, абый мине алыгыз инде диеп, елый–елый китәләр иде.
… Бүгенге солдатлар арасында да үзләре теләп армиягә китүчеләр, хәрби хезмәтне намус белән үтүчеләр күп. Алар: Арчадан Хәмзә Фазылов, Артур Шалканов, Иске Масрадан Раил Әсхәтов, Азат Зарипов, Симетбаштан Айваз Әхмәдуллин, Казаклардан Салават Галиәхмәтов, Шушмабаштан Камил Клецов, Төбәк–Чокырчадан Виктор Урматский, Яңа Кенәрдән Фәнил Шакирҗанов, Түбән Орыдан Рамил Яруллин һ.б.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз