Абзарда терлегең, бакчада бәрәңгең булсын^

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Абзарда терлегең, бакчада бәрәңгең булсын^
Әңгәмәдәшебез — район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе А.М.Габбасов.
— Айдар Минсабирович, әңгәмәбезне газета укучылардан килгән сорауларга җавап бирүдән башлыйк әле. Түбән Пошалымнан Роза Шәйнурова: “Сез авыл хуҗалыгында эшкә калган яшь-ләрнең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?” — дип сорый.
— Авылларыбызның киләчәге өчен борчылып яшәгән, гомумән, авыл хуҗалыгына кагылышлы сораулар җибәргән, фикер-ләрен белдергән һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм. Чөнки кайбер хисап җыелышларындагы битарафлыкны күреп борчылырга да туры килгән иде.
Хәзер без кризис дигән сүзне еш ишетәбез. Базы тулы бәрәңге, абзар тулы малы булган кешеләр өчен аның уңай яклары да бар. Бүген бәрәңгенең килограммын 30 сумнан сатып була, ит, сөтне сатып алу бәяләре дә арту ягында. Ялкаулыкны җиңеп, җиң сызганып эшләргә генә кирәк.
Соңгы елларда дәүләт авылга йөз белән борыла башлады, күп төрле программалар гамәлгә керде.
Югары уку йортларын тәмамлаган белгечләргә авыл хуҗалыгына кайтып эшкә урнашкан очракта 100 мең сум, урта һөнәри белем бирү йортларында белем алган белгечләргә 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган кызыксындыру чарасы каралган һәм, өстәмә рәвештә килешү төзеп, 5 ел авыл хуҗалыгы тармагында эшләү шарты белән бер ел буе 5000 сум күләмендә хезмәт хакына өстәмә рәвештә Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы түләп бара.
Югары уку йортларында укучы студентларга, хуҗалык белән килешү төзеп, укып бетергәч, 5 ел эшләү шарты белән, хуҗалык стипендиаты булу мөмкинлеге бар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы 5000 сум күләмендә, хуҗалык үзе 5000 сум күләмендә түләп укыта.
2015 елдан авыл хуҗалыгына кайтып эшләгән белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы кабул ителде. Хөкүмәт, йорт төзеп, эшкә кайткан белгечкә килешү нигезендә арендага бирә һәм эш белән тәэмин итә.
Югары уку йортларын тәмамлап, авыл җирлек-ләренә эшкә кайтырга теләгән белгечләрнең тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә 2020 елга кадәр авылны социаль үстерүнең Федераль максатчан программасы эшләп килә. Программаны тормышка ашыру барышында 2006 елдан алып 2014 елның 1 ноябренә 270 гаилә барысы 224 млн. 333 мең сумлык субсидия алды, шуның эченнән 2014 елда 34 гаилә 32 млн. 933 мең сум. Шуларның 25е яшь гаиләләр.
“Торак” Федераль программасының “Яшь гаи-ләләрне торак белән тәэмин итү” дигән юнәлеше буенча 2006–2014 елларда 52 гаилә торак алды.
Районда Федераль программаны тормышка ашыру максатыннан крестьян– фермер хуҗалыклары базасында “2012–2014 елларда Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү” дигән бәйгегә фермер хужалыкларын сайлап алу оештырылды.
Шулай ук “2012–2014 елларда эш башлап жибәрүче фермерларга ярдәм оештыру” дигән ведомство программасы нигезендә фермер хужалыклары сайлап алынды.
Бу программаларны тормышка ашыру юнәлешендә 2011–2014 елларда 29 гаилә дәүләттән кире кайтарылмый торган ярдәм алды. Барлыгы 66 млн. 100 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелде. Уртача бер гаилә фермасына 2 млн. 278 мең сум туры килә.
— Пай җирләренә түләү буенча җыелышларда да сораулар булды, телефоннан да ара–тирә шалтыратып торалар. “Кырлай” ширкәтендә ак он бирәләр, безгә тавыкка ашатырга бодай кирәк, диләр. “Вамин” хуҗалыклары берничә ел элек түләгән пай җирләре салымнарын кире кайтармый...
— Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының пай җир-ләренең гектарына 500 сумнан да ким түләмәскә дигән күрсәтмәсе бар. Ике арада төзелгән килешүләрдә нәрсә белән, ничек түләргә икәнлеге күрсәтелергә тиеш. Мин бу сорауны аңлап та бетермәдем, бәлки аны инвестор Габделхәй Йосыпович үзе дә белмидер, бәлки урындагы җитәкчеләр “фантазияседер”? Бу хакта аның белән сөйләшербез. Иң күп бодай үстерүче хуҗалык та бит әле бу.
Ә “Вамин” хуҗалыкларының пай җирләре буенча бурычлары буенча мәсьә-ләне районның яңа җи-тәкчесе Илшат Габдел-фәртович та контрольгә алды.
— Өчиле авылыннан Фәргать (фамилиясен күрсәтмәгән) шәхси хуҗалыкларга саву аппаратлары бушка биреләме, дип сорый. Күп җирдә бушка бирәләр, дип тә өстәгән.
— Саву аппаратлары 50х50 программасы нигезендә бирелә. Бу ярты бәясен дәүләт, яртысын алган кеше үзе түли дигән сүз. Баштарак саву аппаратлары 5 һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга бирелде. Хәзер 3 һәм аннан күбрәк сыеры булган хуҗалыкларга бирелә. Районда әлеге программа буенча 300дән артык хуҗалык саву аппаратлары алды, шуның 100е — 2014 елда.
Безнең район дотацияле булганга, саву аппаратларын бушка бирү мөмкинлеге юк, моның өчен бюджетта акча каралмаган.
Дәүләт программаларының күбесе анда катнашучы кешеләрнең дә күпмедер акча кертүен күздә тотып эшләнгән, чөнки бөтенләй бушка килгән әйбернең кадере булмый.
— Сөт бәясе тагын да артмасмы, дип өметләнә сыер асраучылар.
— Артырга охшамаган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының күптән түгел үткән коллегия утырышында сөт бәясен 50 тиенгә киметү тәкъдиме дә әйтелде. Министр Марат Әхмәтов әлегә 18 сум итеп калдырырга күрсәтмә бирде.
— Авылларда да хәзер бәрәңге аз утырталар, авыл хуҗалыгы ширкәтләре арасында да аны игүчеләр бармак белән генә санарлык. Ә бит бәрәңгене икенче икмәк, диләр...
— Моның үзенең сәбәпләре бар, билгеле. Соңгы елларда бәрәңгенең корткычлары күбәйде, корылык нәтиҗәсендә уңышы кимеде, уңышы булса, бәясе түбән иде. Дөрес, “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәт-ләре сугарулы мәйданнарда әйбәт уңыш үстерәләр. “Ватан”, “Северный” ширкәтләре дә бәрәңге игүне ташламады. Быел алар аның мәйданнарын арттыруны планлаштыра.
Шәхси хуҗалыкларга да моннан соң бәрәңге үстерү отышлы булачак. Хәзер үк инде өстәмә җир сораучылар бар. Дәүләт бер гектардан башлап бәрәңге игүчеләргә сугару системасы алу өчен субсидия бирә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җи-тәкчесе Миннәхмәт Сә-гыйтьҗанов (телефоны: 3–15–66) һәм Россия авыл хуҗалыгы үзәге агрономы Әхмәт Хәкимҗанов (3–51–84) бәрәңге үстерү буенча булган сорауларга җавап бирергә әзерләр. Орлыклык бәрәңге “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә бар.
— Умартачылар да яз җиткәндә активлаша, быел да кортларны агуламаслармы икән дип борчылалар...
— Безнең район умарталар саны буенча республикада икенче урында. Күпләр өчен шөгыль генә түгел, табыш чыганагы да ул умарта. Әле күптән түгел генә район умартачылары җыелышында да әйттем: без үзебезнең яктан кортлар агулану кебек күңелсез хәлләр кабатланмас өчен барын да эшләрбез. Дөрес, бүген игенчелектә химикатлар, препаратлар кулланмыйча уңыш алып булмый. Тик бу эш табигатькә, тирә–юньгә, бал кортларына зыян салмый торган итеп эшләнергә тиеш. Бу турыда җитәкчеләр, агрономнарның исләренә төшереп торабыз.
— Райондагы проблемалы хуҗалыклар өчен берәр яктылык күренмиме?
— Элеккеге “Известия” колхозының Казанбаш җирләрен “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте эшкәртә. Шәхси эшмәкәр Марсель Хәлилов (күптән түгел ул фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе итеп тә сайланды), аерым программага кереп, Казанбашта 400 баш сыерга исәпләнгән торак торгыза. Көтек авылында фермер Дамир Шакирҗанов уңышлы гына эшли, авыл проблемаларын да хәл итеп бара.
“Байрак” колхозы таралгач, аңа кергән авылларда яшәүчеләр кыен хәлдә калган иде. Рәфыйк Хөснетдинов дигән эшмәкәр, “Тукай” ширкәте оештырып, Кушлавыч һәм Орнашбашның 1200 гектар җирен алды, 37 млн. сум акча кертеп, 200 башлык сыер торагы торгызды, 200 баш тана кайтты. Җәйгә тагын 600 баш сыерга исәпләнгән тораклар төзергә исәпли. Утар Атыда Илдус Касыймов 500 гектар җир алды, 330 баш терлек сыешлы югары технологияле ферма төзергә җыена. Шушы ук территориядә Әтнә егетләре 200 гектар җир алдылар, 200 башлы торак торгызалар.
Безнең әлегә “Нива” (Яңасала, Каенсар) һәм Шиһабеддинов (Урта Сәрдә) хуҗалыклары гына проблемалы булып кала.
— 2015 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре ни турыда сөйли?
— 1 февральгә мөгезле эре терлекләр — 459, шул исәптән сыерлар 98 башка артты. “Ватан” ширкәте — 163, “Северный” ширкәте 118 башка арттырды.
Гыйнварда тулай сөт җитештерү 108,2 процент, ит җитештерү 110,3 процент тәшкил итте.
— Тиздән яз башлана, безнең хуҗалыклар кыр эшләрен башкарып чыгарга әзерме?
— Быел язгы кыр эшләре аеруча катлаулы булачак. 22 мең гектардагы көзге культураларны, 25 мең гектардагы күпьеллык үләннәрне тукландырырга, 60 мең гектарда сабан культуралары чәчәргә кирәк.
Җитәрлек күләмдә сыйфатлы орлыклар салынды. Ә менә кукуруз, көнбагыш, рапс орлыкларын сатып алу өчен 21 млн. сум акча кирәк булачак. Безнең көлсу туфракка ашлама кертмәсәң, гектардан 12–13 центнер гына уңыш алып була. Барысы 10 мең тонна, 200 млн. сумлык ашлама таләп ителә. Әлегә 625 тоннасы гына бар, бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 5,1 килограмм гына туры килә.
“Курса” ширкәтендә ул 44 килограмм. Техника ремонты дәвам итә. “Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Кырлай”, “Татарстан”, “Северный” ширкәтләрендә әзерлек әйбәт.
Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 400 млн. сум акча кирәк. Быел дәүләт ярдәме бик зур булмас. Шуңа һәр хуҗалык үз мөмкинлекләрен тулырак файдаланырга омтылырга тиеш. Үз механизаторларыбызга күбрәк таянырга, кызыксыну чараларын киң кулланырга. Хезмәт хакын ким түләп экономия ясарга омтылу күбрәк югалтуга китерә ул.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International