ЮХИДИ хәбәр итә

2015 елның 27 феврале, җомга
Февральдә юлларда барлыгы 4 рейд үткәрелгән һәм 526 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Шулардан тизлекне арттыру — 99, куркынычсызлык каешы такмыйча йөрү — 78, балаларны махсус җайланмасыз йөртү — 7, тиешсез урында узарга чыгу — 25. Дөрес урында юл аркылы чыкмаган 53 җәяүлегә, җәяүлене уздырмаган 32, светофорның кызыл утына чыккан 3 машина йөртүчегә дә беркетмә төзелгән. 85 юл–транспорт һәлакәте булган, бәхеткә, машиналарга гына зыян килгән. Исерек килеш руль артына утырган 7 кешегә дә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International