Шахмат ярышы

2015 елның 27 феврале, җомга
Шахмат ярышы
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов инициативасы белән 22 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ладья” шахмат клубында Арча һәм Әтнә шахматчылары арасында турнир узды.
Ярыш алдыннан хәрби комиссар, бәйрәм белән котлап, уенда уңышлар, тазалык-тынычлык, илебезгә иминлек теләде. Шахматчыларны бәйрәм белән котларга район җитәкчесе Илшат Нуриев та килгән иде. Ул киләчәктә районыбызда бу спорт төрен тагын да җанландырып җибәрергә, моның өчен шахмат уенына күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәклеген әйтте. Шахмат сөючеләргә мөмкин кадәр ярдәм итәргә ышандырды.
Ярышка районыбызның төрле авылларыннан: Ашабаш, Наласа, Түбән Аты, Яңа Кырлай, Иске Чүриле, Питомниктан һәм Арчаның үзеннән, шулай ук Әтнә районыннан да 20 шахматчы катнашты. Иң өлкән уенчыга — 79, иң яшенә 20 яшь (Әтнәдән) иде. Бәйге, швейцар системасы буенча һәр уенчыга 15 минут вакыт бирелеп, 7 турда узды.
Беренче урынны Питомниктан Рафаэль Хәбибуллин, икенче — Арчадан Данил Рәхимов, өченче урынны Әтнәдән Фердинант Бәйрәмов алды. Арчадан Зөфәр Сабиров, Илдус Сәгъдиев, Түбән Атыдан Мидхәт Гайнетдинов, Наласадан Габделнәфыйк Фәттахов та оста шахматчылар булуын күрсәттеләр.
Соңыннан җиңүчеләргә Алмаз Борһанов Мактау грамоталары һәм призлар тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International