Арчалыларның зур җиңүе

2015 елның 27 феврале, җомга
Арчалыларның зур җиңүе
21 февральдә Лаешта “Ел хатын–кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз фикере” дигән республика бәйгесенең зона ярышы булды.
Анда безнең районнан өч кеше катнашты. Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәге каршында эшләп килүче “Арча таңнары” ансамбле җитәкчесе Флера Шакирова “Хатын–кыз — мәдәният һәм рухият”, Арча педагогика көллияте укытучысы Фәрит Минхәиров, “Ир-ат — шәфкатьле йөрәк” номинацияләрендә җиңү яулап, финалга чыктылар. “Хатын–кыз – лидер” номинациясе буенча чыгыш ясаган Арчаның беренче мәктәбе укытучысы Диләрә Гаптелбәровага да жюри тарафыннан бик яхшы бәя куелды. Бу да зур җиңү. Өчесен дә чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International