Пенсиясен кисәрләр дип куркып, исемен язмаган

2015 елның 27 феврале, җомга
Пенсиясен кисәрләр дип куркып, исемен язмаган
Редакциягә шундый эчтәлектәге хат килде:
“Хөкүмәт пенсионерга пенсия түләү ягында түгел. 2010 елдан бирле арттырмый. Бер төрле әйтә, икенче төрле эш итә. Белергә иде, кем күпме пенсия алганын? Менә шуннан күренә инде пенсионерның ничек яшәгәне? Мәсәлән, 6–7 мең сум, 7–8 мең, 10–11 мең, 12–13 мең... 30 мең сум пенсия алган күпме пенсионер бар икән?
Исемемне язмыйм, я пенсиямне кисәрләр”.
Хатны алуга без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән элемтәгә кердек.
— Районда барысы 16327 пенсионер бар, — дип сөйләде Рузия Илсуровна. — Шуның 11 меңгә якыны яшь буенча пенсиягә чыгучылар. 2010 елдан пенсияләр елга ике тапкыр — 1 февральдән һәм 1 апрельдән артып тора. Эшләүче пенсио-нерларныкы августта, ел буе пенсия фондына керткән взносына карап, өченче тапкыр арта. 2010 елда районда уртача пенсия 5966 сум 44 тиен булса, 2015 елның 1 гыйнварына ул 9440 сум тәшкил итә.
Районда барысы 2810 пенсионер яшәү минимумыннан түбәнрәк пенсия ала. Узган ел яшәү минимумы 5912 сум иде, хәзер ул 6310 сум тәшкил итә. Яшәү минимумыннан азрак пенсияләр яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерелә. Монда пенсионерның алган субсидияләре дә санала. Әгәр субсидияләр белән дә пенсия акчасы яшәү минимумына җитми икән, ул вакытта җитмәгән өлеш пенсиягә өстәлә.
Безнең иң күп пенсия алучыларыбыз — сугыш ветераннары.
80 яшькә җиткәннәрнең дә пенсиясе арта. Алар районда барысы 2235 пенсионер. Аларның иң аз алучылары да 10 мең сумнан ким алмый. 80 яшь тулганнарның пенсиясенең база өлеше икеләтә арта. Әгәр дә караучы кирәк икән, аңа 1200 сум өстәлә. 80 яшьтән узучылар арасында пенсияне күп алучылар да бар.
Менә хәзер 1 февральдән пенсияләр 11,4 процентка артты. Узган ел 6,5 процент иде ул. Әлбәттә, аз пенсия азрак арта инде. Нигездә бездә пенсионерлар 11–12 мең сум пенсия ала.
Күргәнегезчә, пенсияләр ел саен артып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International