Эх, Орнашбаш яшьләре

2015 елның 27 феврале, җомга
Эх, Орнашбаш яшьләре
Күптән түгел булган китап тәкъдир итү кичәсендә ишетеп кайттым мин Орнашбаш авылы яшьләре турында. Авыл үзешчәннәре катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барган бик матур чара азагына якынлашса да, тәмамланмаган булып чыкты. Соңыннан Татарстанның яшь артистлары чыгыш ясады. Бер нәрсәсе, хәтта фермасы да булмаган, шунлыктан газета битләрендә дә исеме бик сирәк телгә алынган бу авылга ничек шуның кадәр артистлар кайтты икән? Аларның бушка шунда кадәр килүләренә һич ышанасы килми. Соравыма җавап мине тагын да гаҗәпләндерде. “Бездә һәр эштә авыл яшьләре башлап йөри”, — диделәр миңа.
Әлеге сүзләр һич тынгылык бирмәде. Шушы егетләр һәм кызлар белән очрашу теләге Орнашбаш егете, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында гомуми эшләр буенча директор урынбасары Рәдис Хәкимов белән очраштырды.
— Якшәмбе көнне килә аласызмы? Без барыбыз да авылда булабыз? — диде ул һәм ризалыгымны белдергәч, килеп алырга вәгъдә итте.
Мин, ниһаять, Орнашбаш клубында. Клуб, димәсәң, хәтере калыр, юл өстендәге җимерелергә торган кечерәк кенә иске бер бина ул.
— Бер елны яңа елга берничә көн кала сәхнәсе җимерелеп төште, — диде клуб мөдире Гөлназ Гомәрова, шул урынны күрсәтеп. — Нишләргә? Яңа ел кичәсе үткәрергә кирәк. Ул чакта клуб мөдире минем ирем Фәрит иде. Шунда ул яшьләрне җыеп алды да, хәлне аңлатты. Яшьләр көн–төн эшләп, өч көн эчендә клубны рәткә керттеләр, сәхнә ясадылар, спортзалны, кинобудкасын бетереп, тамаша залы иттеләр. Ә Яңа ел кичәсе ул елны искиткеч матур булды.

Бердәмлек таулар күчерә
Бәлкем, бердәмлекнең таулар күчерерлек көч булуын яшьләр шул чакта аңлагандыр? Ничек кенә булмасын, алар хәзер бергә. Атна саен бердәм булып җыелып, җыелыш үткәрәләр, киңәшләшәләр, планнары белән уртаклашалар. Кыскасы, яңадан–яңа идеяләр белән янып яшиләр. Кайбер урында яшьләр шәһәргә чыгып китә дә, авылы турында оныта. Әллә нигә бер кайтып, әти–әниләренең хәлен белергә генә вакыт таба да, туган җирендәге тормышны уңай якка үзгәртергә дә мөмкин булуы турында башына да кертми. Ә монда алай түгел. Орнашбаш егетләре һәм кызлары үз авылларына гашыйк.
— Авылдан китмәс тә идек. Тик эш юк. Шуңа кайберәүләр көн дә Казанга барып йөрергә мәҗбүр. Казанда торып укыганнар һәм яшәгәннәр дә атна саен авылда, — диләр яшьләр. — Ә безнең җыелу урыны — клуб.
Күптән түгел Арча шәһәреннән ерак түгел генә урнашкан бер авыл клубында булырга туры килде. Зур, иркен, матур бина, ә ишегендә көндез түгел, кичке алтыда да (спектакль куярга киләселәрен һәм аның сигездә башланасын белә торып) зур йозак. Ә монда җимерек клубны үз көчләре белән төзекләндереп, гөрләтеп эшләп, берсеннән–берсе кызыклы чаралар оештырып яталар.
Менә алар, Орнашбаш яшьләре, минем каршыда утыра. Мәктәп яшендәгеләр дә, Әтнәдә, Казанда укыганнар да, Казанга йөреп эшләгәннәр, армиядә хезмәт итеп кайтканнары да бар.
— Кырыклап кеше без. Барыбыз да килә алмадык. Кайберләре эштә. Армия сафларына хезмәт итәргә киткәннәре дә бар. Төп оештыручыбыз — Фирдүс Хәкимов. Һәрберебезгә эш бүлеп бирелгән. Кемдер төзелеш өчен җаваплы, җырчыларыбыз аерым, хәтта үзебезнең пресс–секретаребыз бар. Ә инде иң активлар арасыннан Рәниф Абдуллин, Рифат Хәкимов, Рамил Шакиров, Рәмис Гәрәев, Ленар Вәлиев (үз журна-листыбыз), Дамир Әхмәтов, — диделәр егетләр бертавыштан.
— Аларның барысы да актив. Берсен әйтеп, икенчесен калдыра торган түгел. Нинди чара планлаштырма, шунда ук күтәреп алалар, үзләреннән булмаса, кеше булса да табып алып киләләр, — дип сүзгә кушыла клуб мөдире. — Акча җыялар да, Казаннан артистлар чакырып, авыл халкына концерт бүләк итәләр. Үзләре арасында да җырга–биюгә осталар җитәрлек. Рәмис Гәрәев, Гүзәл Гомәрова, Филсинә Хәсәнова, Раилә Гомәрова, Ләйсән Хәкимова, Алмаз Сибгатуллин, Алмаз Локманов җырлый, егетләр скетчларда катнаша. Бер генә бәйрәм дә күңел ачу кичәсез, концертсыз я нинди дә булса бер чарасыз үтми.

Акчасы каян килгән
Бергәләп үткәрелгән чараларны барлыйбыз. Шундыйларның берсе — Орнашбаш кичләре. Авылда Сабантуй булмый, дигәч уйлап табылган чара ул. Артистларны чакыралар, уеннарын оештыралар, бүләкләрен әзерлиләр. Акчасы каян килгән, дисезме? Әйтсәм, ышанмассыз. Мин дә беренче ишеткәндә гаҗәпләнеп калдым. Аннан яшьләрнең бердәмлегенә, авыл халкына һәм үзләренә дә бәйрәм ясарга теләп тырышып йөрүләренә сок-ландым. Дөрес, Сабантуйдан да мәхрүм булырга тиеш түгел авыл халкы. Егетләр, җыелып, зираттагы корыган агачларны кисәләр дә шуларны турап, ярып, утын итеп әзерләп саталар, һәм шуннан җыелган акчага Орнашбаш кичләре үткәрәләр. Өчләтә файда. Зират чистара, бәйрәм оештырыла, халыкның күңеле була. Бу хәзер матур традициягә әверелгән. Быел алтынчы ел рәттән биредә Орнашбаш кичләрен бәйрәм итәчәкләр.
— “Мин бик күп урыннарда булам. Бик сирәк авылларда гына яшьләр тарафыннан шундый чаралар оештырылуын күреп була”, — дип китте “Эх, Орнашбаш кичләре”нә чыгыш ясарга кайткан танылган җырчы Ринат Рәхмәтуллин да. Бездән күрмәкче күрше авылларда да үткәреп карадылар аны, тик дәвамлы булмады. Бер бай кеше акчасын бирә дә, кичә ясыйлар. Тик хикмәте анда түгел шул аның, бердәмлектә, — диләр яшьләр.
— Көндезге Сабантуйны да калдырганыбыз юк, — дип өсти Гөлназ Гомәрова. — Авыл халкы да бик булыша. Акчалата. Өй саен җыеп йөрибез. Бернинди каршылык юк. “Бирәбез, бирәбез, үзебез өчен бит”, — диләр. Беренчесендә көрәштә җиңүчегә зурлап әтәч бүләк иттек. Ризасызлык белдерүче булмады. Эш бүләктәмени, Сабантуе яхшы чыкты.

Армиягә китә егетләр
Биредә элеккеге гореф–гадәтләрне дә онытмыйлар. Мәсәлән, егетләрне армия сафларына озату. Хәтерлисезме, без яшь чакта булачак солдатлар, авыл яшьләре белән бергәләп гармуннар уйнап, җырлап урам әйләнәләр, һәр өйгә кереп, саубуллашып чыгалар иде. Орнашбашта бу матур гадәт әле дә саклана. Биредә армия сафларына нәкъ шулай озаталар, шулай ук матур итеп гармуннар белән вокзалда каршы алалар. Узган ел Раил Хәкимов, Рөстәм Мусин, Инсаф Рәхимов, Фәнис Хәкимов, Рүзәл Касыймов илебез сагына китсә, быел үз патриотик бурычларын үтәргә Фаил Хәкимов, Марат Зарипов, Илфар Зарипов, Булат Рәхимов әзерләнә.
— Егет кеше утка да, суга да керергә әзер булырга тиеш, — ди Фаил. Ул үзен сынап карау өчен Коркачыкка барып хәтта парашюттан да сикергән.
— Тик Орнашбаш авылы читтә калды. Ике авылга бер фельдшер. Атнага ике килә. Клуб җимерек хәлдә. Икенче тапкыр инде яңа клуб вәгъдә итәләр. Җыелышлар Утар Атыда үтә. Кайчак без ишетми дә калабыз. Берәр җыелыш үткәреп, проблемаларыгыз юкмы, ярдәм кирәкмиме, дип сорасалар гына да күңел булыр иде, — дип зарланышып та алдылар егетләр һәм кызлар.
— Бервакыт авыл имамы Мөнир Касыймов белән сөйләшеп утырганда аның авыл тарихы буенча китап язганын белдем. Мөнир абый үзе авылыбыздан чыккан, хәзерге вакытта җитәкче урыннарны биләгән кешеләр белән сөйләшеп, акча туплады да, китап бастырып чыгардык. Концертын да иганәчеләр ярдәме белән Мөнир абый оештырды. Билгеле инде, монда яшьләр дә читтә калмады. Яшермим, бәлки районда да безнең турыда белерләр, читкә какмаслар, дип тотындык бу эшкә, — ди Рәдис Хәкимов. — Вәгъдә иткән клуб төзелеше, бу юлы да кризиска сылтап, тукталып калмасын иде.

Булмас, димә, Орнашбашлылар бу
Үзләренең эшләрен күрсәтү, иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең хикәя–шигырьләрен, вәгазьләр бастыру, проблемаларны да күтәрү, авыл тормышын чагылдыру максатыннан “ОрнашБаш” исемле Орнашбаш авылы газетасын чыгара башлаганнар. Газетаның штатта утыручы аерым мөхәррире дә, корректоры да юк. Авыл егете Ленар Вәлиев баш мөхәррир ролен дә үти, газетаның макетын да әзерли, битләргә сала, хатлар белән дә эшли. Кемдер акча эшләү максатыннан да түгел ул. Киресенчә, газетаны да яшьләр үз исәпләренә чыгара. Аның иң беренче чыгарылышы менә минем кулда.
Спорт өлкәсеннән дә читтә калмаска булган Орнашбаш егетләре.
— Үз заманында Утар Аты белән Кушлавычта спорт заллары төзелде, ә без һәрвакыттагыча ике арада калдык. Чаңгыда яки велосипедта һаман Утар Атыга яки Кушлавычка йөреп булмый бит инде. Клуб төзеләчәк, дип вәгъдә итәләр. Эх, спортзалы да булса иде, дип хыялланабыз хәзер. Ә хоккей мәйданчыгын, үз көчебез белән ясарга булдык. Тагын яшьләр белән 100 мең сум тирәсе акча җыйдык. Арчадан тракторлар чакыртып, ташландык бакчадагы агачларны төбе–тамыры белән алып ташлап, тигезләп, хоккей мәйданчыгы эшләп чыктык. “Булмый ул, йөрмәгез”, — диючеләр дә табылды. Китереп биргәнне көтеп утыра торган түгел безнең яшьләр. Тырыштык. Җәй буе эшләдек. Хәзер рәхәтен күрәбез. Ярышлар оештырабыз. Армиядә хезмәт иткән 5 егетебезнең дүртесе хәрби ант кабул итү уңаеннан, “Хәрби ант кубогы” өчен көрәштек, күршеләр белән очраштык, — ди Рәмис Гәрәев.
Хоккей мәйданчыгы янындагы ярымҗимерек, тәрәзәсез йортның (элеккеге балалар бакчасы, диделәр) бер почмагын яхшылап төзекләндереп, спортчылар өчен киенү бүлмәсенә кадәр эшләгәннәр. Үзләренең хоккей командалары да бар. Менә алар — Булат Рәхимов, Илфат, Илназ Зариповлар, Рәзил Касыймов, Кәрим Якупов, Рүзәл Гомәров, Рушан Хәкимов, Фаил Гайнетдинов, Рамил Шакиров, Алмаз Сибгатуллин. “Казан хәтле Казанда йортлар ишегалларындагы миллионнарга төшереп ясаган хоккей мәйданчыклары буш тора. Ә монда уйныйм, дип торган кешеләргә мөмкинлекләр юк. Шунысы борчый”, — диләр егетләр.
Әлегә район күләмендәге ярышларга чыга алмый яшьләр, аякка яңа басып кына килә. Формалары булмауга да эчләре поша. Анысы тагын акчага килеп терәлә. Тик беләм, алар, юлларын табып, бу мәсьәләне дә хәл итәчәкләр.
Менә шулай яшәп ята Орнашбаш егетләре һәм кызлары.
— Бүген сөйләгәннәрне мактану яки зарлану, дип кабул итмәсеннәр иде. Күңелебездәгесен әйттек. Без аларның барысын да үзебез, авылыбыз халкы өчен, дип эшлибез. Өлкәннәр дә һәрчак бик теләп безгә ярдәмгә килә, — диләр алар.
Авылда моң бар. Гармунчылар Ильяс Әхмәтов белән Әгъзәм Әхмәтҗанов шөгылен Рүзәл Гомәров, Фәнис Хәкимов, Рәмис Гәрәев, Рүзәл Касыймов дәвам итә. Авылы язмышы өчен янып йөргән яшьләр бар. Андый егетләр һәм кызлар барында, моң булганда авыл бетмәячәк, яшәячәк әле.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International