Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Өч ел концлагерьда
2015 елның 27 феврале, җомга
Өч ел концлагерьда
Кышкарда яшәүче ветеран Габделбәр Хәбибуллин сугыш еллары турында тыныч кына сөйли алмый. Күпме авырлыклар һәм...бер кеше башына. Түзә дә инде кеше дигәнең. Хәер, яшисең килсә, кая барасың. Совет халкына гына хас булган сабырлык, үҗәтлек, яшәү дәрте, туган илгә мәхәббәт аларга көч, куәт өсти.
1941 елның апрелендә армия сафларына китә ул. Башта егетләрне Пензага җибәрәләр, аннан Украинага. Озак та үтми сугыш башлана.
— Хәрби ант кабул итәргә дә өлгермәгән идек әле. Әле мылтыктан атарга өйрәнеп тә җитмәгән килеш безне беренчеләрдән булып сугышка керттеләр. Барыбыз да 18–19 яшьлек малайлар. 10–15 патрон белән. Чигенә–чигенә Украинаның яртысына килеп җиттек. Күпләр шунда һәлак булды, ә мин каты яраландым. Снаряд кыйпылчыгы каш өстенә эләккән иде. Үзем аңымда булсам да, аңгырайганмын. Әнә шулай немецлар кулына килеп каптым, — ди Габделбәр абый.
Ул әсирлеккә эләгә. Фашистлар эшкә яраклы, дип атмыйлар үзен, ә Винница шәһәрендә 4 ай үз госпитальләрендә дәвалыйлар, аннан концлагерьга җибәрәләр.
— Зур гына бинага илтеп яптылар. Ашау, киемнәр юк. Шулай 4 ай тоттылар. 1942 елның көзенә кадәр иза чиктек. Исән калганнарны Кенигсбергка цемент заводына җибәрделәр. 12шәр сәгать эшләттеләр, үлмәслек итеп кенә ашаттылар. Ике елга якын газап чиктек, — дип исенә төшерә ул үзәк өзгеч көннәрне Габделбәр Хәбибуллин.
— Иң үзәккә үткәне нәрсә булды, дигән сорауга ул: “Ачлык”, — диде. “Без анда кичергәннәрне Ходай дошманыңа да күрсәтмәсен”, — дип өстәде.
Концлагерьлардагы совет тоткыннарының хәлен кинофильмнардан күреп беләбез. Якташыбызның да шушы авырлыклар, җәберләүләрне башыннан үткәрүен ишетеп, тәннәр чемердәп китә. Түзгән бит Габделбәр абый, үлемгә үч итеп булса да, тормыш өчен тырмашкан, яшәү өчен көрәшкән.
Тик күпме сабыр итеп була? Кеше йөрәге тимердән түгел бит. Совет гаскәрләре коткарып калмаса, белмим, язмышы ничек тәмамланган булыр иде.
— 1945 елның көзендә безне совет гаскәрләре әсирлектән коткарды. Дөрес, башта аларның кемнәр икәнен дә аңышмадык. Урман эченә алып кереп киттеләр, ашаттылар, эчерттеләр. Аннан инде тикшерү, сорау алулар башланды, — ди Габделбәр абый. — Монда да миңа бәхет елмайды. Ашыттан бер егет килеп чыкты. Фамилиясен оныттым инде. Немецларга эшләгән булып йөргән безнең разведчик. Ул, бернинди гөнаһым булмаганны исбатлап, мине коткарып калды. Хәрби ант кабул иттереп, яңадан сугышка керттеләр. Тагын яраландым. Бу юлы аяк. Госпитальдә яттым. Тазарып чыкканнан соң 1946 елга кадәр хезмәт иттем. Кайткач та бик каты тикшерделәр, тик ябып куймадылар.
Колхозның тәмам таралган вакыты. Эшче көчләргә, ир–атларга кытлык. Авылын мондый хәлдә калдырып чыгып китә алмый Габделбәр абый. Аннан әнисе дә бер ялгызы. “Исән–сау кайтсам, ни кушсалар, шуны эшләр идем”, — дип ант итеп кайткан егет сүзендә тора, җиң сызганып эшкә тотына.
— Хезмәттән курыкмадым. Балта эшен дә белә идем. Төрле бригадаларда йөрдем. Үзем дә 33 ел бригадир булдым, гел макталып килдем. Гаилә кордым. Кәримә белән 5 бала тәрбияләп үстердек, — ди Габделбәр Хәбибуллин. — Тыныч тормышның кадерен белеп, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә кирәк. Яшьләргә минем теләгем шул.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз