Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ул әнисе бәхетенә туган
2015 елның 27 феврале, җомга
Ул әнисе бәхетенә туган
Шушмабашның Антонина, ә татарча Тәскирә. Кызлары шаяртып шулай дип әйтергә ярата Тәскирә апаны. Шушы сүзләр артына туган җире Мәскәү, яшәгәне Шушмабаш, дип тә өстисе килә. Быел май аенда кызы Рәзилә Тәскирә апаны туган җирен күрсәтергә Мәскәүгә алып барырга хыяллана.
Ул хәзер Тоня булган чакларын хәтерләми дә инде. Үзен белә башлаганда алар гаиләсе Сәрдәбашта яши иде. Ә аңар-чы Тәскирә туганда гаилә Мәскәүдә яшәгән. Бер–бер артлы дөньяга килгән өч кызларыннан соң нәкъ менә аны, дүртенче балалары Тәскирәне генә, көткән диярсең, сугыш баш-лана. Сугышның беренче көннәрендә үк әтиләре фронтка алына.
Боларны ул әнисе һәм Лиза апасы сөйләгәннәрдән белә.
— Сугыш Мәскәүгә килеп җитәргә 8 чакрымнар чамасы калгач, халыкны эвакуацияли башладылар, дип сөйли торганнар иде. Лиза апа ул чакларны гомере буе онытмады. “Әни көне буе эштә, без, балалар, өйдә үзебез генә кала идек. Ишек–тәрәзәләр томалап ябылган, ут яндырырга ярамый. Юкса, фашистлар бомбага тотарга мөмкин. Караңгылыктан куркып син елыйсың. Надия апа белән чиратлашып ипи алып кайта идек”, — дип сөйли иде ул. Эвакуацияләү башлангач, әни дүрт баласы белән юлга, туган якларына кайтырга чыга, — дип сөйли шулардан ишетеп белгән-нәрне.
Кайту газаплары мең бәла була. Мәскәү белән Арча арасын бер ай кайта гаилә. Берничә ел элек түшәк хастасы булып авырып ятканда Тәскирә апага әнисе: “Балам, син минем бәхетемә тугансың икән. Ничек сине поезд туктап торганда вокзал янындагы агач төбенә куеп китмәгәнмен. Шундый адымга баручылар булды... Юкса, имчәк баласы белән юлдагы авырлыкларга түзә алмагач (поезд тулы кеше, тәрәзәләре юк, ипи тутырылган капчыгыбызны урладылар, сиңа кәбестәне имезлек итеп ашатабыз), андый уем да бар иде...” — дип ана соңгы серен чишә. Аңлый аны Тәскирә апа. Кулындагы ике чемоданына сыеп беткән кирәк–ярагы, 5, 8, 10 яшьлек һәм 6 айлык сабые белән билгесезлеккә кайта бит. Авылда тормыш ничектер тагын?..
“Монда кайткач, әнинең туганнары булышкан”, — ди Тәскирә апа. Сабый чагында халык өстенә төшкән афәтне ничек күтәрүләрен белми, бары апаларының черек бәрәңге, алабута җыеп алып кайткан мизгелләре чак кына хәтерендә яңара. Ә әтисенең фронттан кайткан көннәре әле дә исендә.
Бу ят абыйга Тәскирә озак ияләшә алмады. Әти дигән изге сүзне дә 2 сыйныфта укый башлагач кына әйтә алды. И, шатланганнары шул вакытта әтисенең! Фронттан кулы яраланып, кабыргасын тишеп үпкәсенә “бүләккә” снаряд кыйпылчыгы алып кайткан ата саулыкка мантый алмады, 61 яшендә аларны ятим калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Шөкер, кызларының, хәтта Тәскирәсенең тормышлы булуын күрә алды.
Үз чорындагы яшьтәшләре сыман Тәскирә апага да 7 сыйныфны бетергәч укулар насыйп булмый, хезмәткә җигелә ул. Ә насыйбы күрше Илдус авылындагы Габделнур атлы егет булган икән. Кияүгә чыккач, Шекә фермасында сыер сава башлый кыз, соңрак Шушмабашка күченәләр. Бөтен хезмәт кул белән башкарыла торган авыр еллар, төркемдә 17–18әр сыер, төннән караңгыга кадәр фермада булырга кирәк... Ел әйләнәсе ал–ялсыз 35 ел сыер сауган Тәскирә Биккенәева — Почет билгесе ордены иясе. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларының саны исәпсез, аның өстенә медальләр... “Әни тынгысыз йөрәкле ул безнең, — дип горурлана аның белән үз янында яшәүче кызы Динара. — Колхоз эшеннән арып кайтса да, өебез ялт иткән, өстәл тулы камыр ризыгы булыр иде. Кайнанасы — Хәдичә әбиебез белән 25 ел бергә яшәделәр, ике әбиебезне дә (берсе үз әнисе) әни тәрбияләп (Хәдичә әбиебез өч ел урын өстендә), соңгы юлга озатты”.
Тормыш бер уңайга гөрләп барган чакта беркөн алар капкасын кайгының ачы җиле дә кагарга җөрьәт итә... Машинасы белән ерак рейсларга йөрүче улы — 38 яшьлек Рифатының явыз ниятле бәндәләр Ижау шәһәрендә гомерен өзә. Ана күңелендә урын алган сагыш гомер буе ияреп бара.
Балаларының, оныкларының гел янәшә булуы тормышка ышаныч, көч бирә Тәскирә апага. Бар теләге — аларга сугыш афәтләрен күрергә язмасын.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз